Ышаныйк, әмма сизгерлекне югалтмыйк
"Чирмешән" муниципаль ара бүлегендә экстремизм гамәлләре буенча исәпкә алынган гражданнар юк. Әмма бу тынычланырга, әлеге проблемага битараф булырга ярый дигән сүз түгел.
Район территориясендә террорчылык актларын булдырмау өчен төрле чаралар күрелә. Әйтик, районда яшәүче чит илләр гражданнары буенча мәгълүмат тупланган, социаль объектларда даими тикшерүләр үткәрелә, учреждениеләр җитәкчеләре белән инструктажлар оештырыла....