Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ышанучан чирмешәнлеләр акчаларын үзләре бирәләр

Быел районда хәрәмләшү юлы белән, ягъни кешеләрне алдап акчаларын үзләштерүнең 8 очрагы теркәлгән. Боларның күпчелеге март-апрель айларында булган, соңгы айларда мондый очраклар теркәлмәгән. Яңа Элмәледән берәү 10 март көнне, кичке алтыларда, компьютер аша коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә экранда пароль сорап "тәрәзә ачыла", шул ук вакытта кәрәзле телефоны шалтырый. Бер ир...

Быел районда хәрәмләшү юлы белән, ягъни кешеләрне алдап акчаларын үзләштерүнең 8 очрагы теркәлгән. Боларның күпчелеге март-апрель айларында булган, соңгы айларда мондый очраклар теркәлмәгән.

Яңа Элмәледән берәү 10 март көнне, кичке алтыларда, компьютер аша коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә экранда пароль сорап "тәрәзә ачыла", шул ук вакытта кәрәзле телефоны шалтырый. Бер ир кеше программада өзеклек килеп чыгуын әйтә. Карточкадагы акчалары югалмасын өчен алар җибәргән парольне җыярга куша. Һәм ул шулай эшли дә. Тик кабат бу номер аңа җавап бирми һәм карточкадагы 15 мең 900 сум акчасы бик тиз юкка чыга. Акчаларның Пермь шәһәрендә "салдырылуы" ачыкланган, тик бүгенге көнгә кадәр алар табылмаган, мошенникларның эзенә төшә алмаганнар.
Бер чирмешәнле дә 14 мең акчасын үз куллары белән алдакчылар кулына бирә. Аның хатынының кәрәзле телефонына шалтыратып, уллары белән авырлык килеп чыгуын җиткерәләр. "Проблеманы" хәл итү өчен 20 мең сум акча кирәклеген әйтәләр. Хатыны бу турыда иренә хәбәр итә һәм анысы банкомат аша 14 мең күчереп тә куя. Алданганнарын аңлаганда эш инде узган була.
-Алданучылар турында гел язып торсалар да, ялгышучылар табылып тора шул. Олы яшьтәгеләр генә түгел, яшь кешеләр дә мошенниклар кармагына эләгә, - ди "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенең өлкән дознователе Андрей Сидоров. - Билгесез кешеләр телефон аша хәбәр җиткереп, акча сораса, ашыгып, алар кушканны тыңламагыз, туганнарыгыз белән элемтәгә чыгыгыз.
Дөрес, мошенникларга бирешмәүчеләр дә бар. Саминовка авылыннан Ф.га, өй телефонына шалтыратып, туганы белән бәхетсезлек килеп чыккан, эшне җайлау өчен 10 мең сум акча кирәк, диләр. 70не узган хатын-кыз үзен алдарга маташуларын тиз аңлап ала һәм элемтәне өзә. Чирмешәннән Ч. белән Т.ларны да төп башына утыртмакчы булалар, тик алар да тиз арада эшнең нидә икәнен тиз аңлап алалар, алдакчыдар сораган сумманы бирмиләр. Һәм дөрес тә эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы полиция мошенниклар