Кеше һәм закон

Чирмешән районында 39 яшлек хатын-кызны ирен үтерүдә гаеплиләр

Нагорный поселогында хатын-кыз тормыш иптәшенең күкрәгенә пычак белән кадаган, алган ярасыннан ул урында ук үлгән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлегендә хәбәр иттеләр.

Тикшерү версиясе буенча, 8 июль кичендә Нагорный поселогында, алкоголь эчемлекләр куллану аркасында, ир белән хатын арасында низаг килеп чыга, 39 яшьлек хатын-кыз тормыш иптәшенең күкрәгенә пычак белән кадый. Ир-ат «Ашыгыч ярдәм» машинасы килгәнче вафат булган.

Хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныган, әлеге җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев