Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешәнлеләр, СМС хәбәрләргә ышанып бетмәгез!

Февральнең соңгы көннәрендә дистәләгән райондашыбыз телефон хакерлары кармагына эләкте, яки эләгә язды. Һәркемнең телефонына көнгә дистәләгән СМС хәбәр килә. Без аны тиз генә ачып укыйбыз, фото яки видеоларны карыйбыз. Гадәти хәл. Минем дә телефоныма таныш кеше исеменнән хәбәр килде, ссылка буенча кереп, фотолар алырга кушкан. Таныш кешедән булгач, эш буенчадыр...

Февральнең соңгы көннәрендә дистәләгән райондашыбыз телефон хакерлары кармагына эләкте, яки эләгә язды.

Һәркемнең телефонына көнгә дистәләгән СМС хәбәр килә. Без аны тиз генә ачып укыйбыз, фото яки видеоларны карыйбыз. Гадәти хәл. Минем дә телефоныма таныш кеше исеменнән хәбәр килде, ссылка буенча кереп, фотолар алырга кушкан. Таныш кешедән булгач, эш буенчадыр дип, хәбәрне ачтым. Ахыры шул: телефоным минуты белән эшләми башлады һәм аны остага ремонтка тапшырырга мәҗбүр булдым. "Таныш кеше" мошенниктыр дип кем уйлаган?!

Мондый хәлгә юлыкмас өчен телефонга килгән хәбәрләрне ашыгып ачмагыз, ссылка буенча кермәгез. Аларны бетереп куюдан да хәерлесе юк. Ялганчылар тозагына эләкмәгез.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Чирмешәнлеләр ышанып бетмәгез СМС хәбәрләргә кеше һәм закон