Чирмешәнлеләр, СМС хәбәрләргә ышанып бетмәгез!
Февральнең соңгы көннәрендә дистәләгән райондашыбыз телефон хакерлары кармагына эләкте, яки эләгә язды.
Һәркемнең телефонына көнгә дистәләгән СМС хәбәр килә. Без аны тиз генә ачып укыйбыз, фото яки видеоларны карыйбыз. Гадәти хәл. Минем дә телефоныма таныш кеше исеменнән хәбәр килде, ссылка буенча кереп, фотолар алырга кушкан. Таныш кешедән булгач, эш буенчадыр...