Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән яшүсмерләре тәртип боза, ата-аналары штраф түли

Кайбер яшүсмерләр кабат-кабат бер үк "тырмага басалар". Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында укучы бер студент быел инде өченче тапкыр балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе каршына басты. А.ны төнге беренче яртыда җәмәгать урынында спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә тоткарлаганнар. Бу хәлнең беренче генә булмавын исәпкә алып, яшүсмер наркологка әңгәмәгә...

Кайбер яшүсмерләр кабат-кабат бер үк "тырмага басалар". Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында укучы бер студент быел инде өченче тапкыр балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе каршына басты.

А.ны төнге беренче яртыда җәмәгать урынында спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә тоткарлаганнар. Бу хәлнең беренче генә булмавын исәпкә алып, яшүсмер наркологка әңгәмәгә җибәрелде. Озакламый 18 яшен тутыручы егетнең әти-әнисенә кабат саллы гына штраф түләргә туры киләчәк.
Шул ук уку йортыннан С. төнге сәгатьләрдә җәмәгать урынында тәмәке тарткан өчен комиссия утырышына чакырылды. Аның ата-анасына да штраф салынды.
Мордва Афонькәсеннән С. кеше кесәсенә кергән. Бу яшүсмер балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәдә исәпкә куелды, урланган акчаны кайтарып бирсә дә, гаепле 1000 сум штраф та түләячәк.
Кечкенә генә тәртип бозу да, вакытында кисәтмәсәң, зур җинаятькә әверелергә мөмкин. Кеше хатасыннан сабак ала белергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Штраф яшүсмерләр атааналар