Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында атна эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 60 очрагы ачыкланган

8-14 июльдә район полиция бүлегенең кизү частенда 31 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда 3 җинаять эше кузгатылган.

Полициянең участок уполономоченныйлары 4 административ беркетмә төзегәннәр. Матди зыян белән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 60 очрагы ачыкланган, бер машина йөртүче транспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылачак.

Район үзәгендә яшәүче ханым бер ир-егетне җаваплылыкка тартуларын сорап гариза язган, ул төнлә аның йорты янына килеп, коймасына шакыган һәм сүгенгән. Кисәтүләргә дә игътибар бирмәгән.

Район авылларының берсендә яшәүче хатын-кыз циркуль пычкысының электр двигателе югалуы турында хәбәр итә. Шикләнгән кешесе дә була. Әмма бу факт расланмый.

Әлеге мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев