Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чирмешән районында яшәүче хатын-кыз мошенникларга акча күчергән

Халык арасында аңлату - кисәтү эшләре алып барылуына карамастан, райондашларыбыз арасында да алдакчылар тозагына эләгүчеләр булып тора. Күптән түгел генә Кирпеч заводы поселогында яшәүче хатын - кыздан: "Малаегызның бурычы бар", - дип, түләү терминалы аша абонент номерына 4 мең сум акча күчерттерәләр. 7 февраль көнне көндез әни кешенең өй телефоны...

Халык арасында аңлату - кисәтү эшләре алып барылуына карамастан, райондашларыбыз арасында да алдакчылар тозагына эләгүчеләр булып тора.

Күптән түгел генә Кирпеч заводы поселогында яшәүче хатын - кыздан: "Малаегызның бурычы бар", - дип, түләү терминалы аша абонент номерына 4 мең сум акча күчерттерәләр.
7 февраль көнне көндез әни кешенең өй телефоны шалтырый һәм улының тавышына охшаш тавыш белән берәү: "Әни, мине кыйныйлар",- дип әйтә. Аннан соң, куркып калган әни белән, башка ир - ат сөйләшә башлый һәм улының 20 мең сум бурычын таләп итә. Суз уңаеннан, якташыбызның малае бу вакытта әтисе белән читтә эштә була (анда кесә телефоны да тотмый).
Бераздан әлеге хатын - кызның инде кесә телефонына шалтыраталар һәм тиешле акчаны терминал аша күчерергә кушалар. Ул кадәр акчам юк дигәч, алар 4 мең сумга да ризалаша.
Район үзәгендәге кибетләрнең берсендә куелган терминал аша алданган райондашыбыз бу акчаны күчерә (соңыннан беленүенчә, Пермь өлкәсенә). Күпмедер вакыт үткәч, ул иренә элемтәгә кереп, улының эштә һәм сау - сәламәт булуын белә.
Полиция хезмәткәрләре район халкын игътибарлы булырга чакыра, телефон аша шикле кешеләр шалтыратса, мәгълүматның дөреслеген тикшерергә яисә 02 номеры аша полициягә хәбәр итәргә киңәш бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан мошенниклар Районы