Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районында чыршы каракларына каршы көрәш башлана

    10 декабрьдән 31 декабрьгә чаклы район территориясендәге урманнарда урманчылар патрульлек итәчәк. Полиция хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган әлеге рейдлар барышында чыршы, нарат кисеп урлаучылар ачыкланачак. -Агачларны законсыз кисүче гражданнарга 3 меңнән 4 меңгә чаклы, вазифаи затларга - 20 меңнән 40 меңгә, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф каралган....

    10 декабрьдән 31 декабрьгә чаклы район территориясендәге урманнарда урманчылар патрульлек итәчәк. Полиция хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган әлеге рейдлар барышында чыршы, нарат кисеп урлаучылар ачыкланачак.

    -Агачларны законсыз кисүче гражданнарга 3 меңнән 4 меңгә чаклы, вазифаи затларга - 20 меңнән 40 меңгә, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф каралган. Табигатькә зыян салган өчен әле тагын аерым штраф җәзасы бар, - "Чирмешән урманчылыгы"ның урманнарны саклау һәм яклау инженеры Алмаз Мотыйгуллин. - Яңа ел бәйрәменә "тере", чыршы, нарат бастырырга теләүчеләр өчен үсентеләрне сату оештырылачак. Бәяләр, агачның зурлыгына карап, 150-200 сумнан башлана.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: