Түбән Кәминкәдә яшәүче Ф.Мостафинның ит ашыйсы килгән бугай. Ул озак уйлап тормый, бер авылдашының верандасына кереп, туңдыргычтан 60 кило ит эләктереп чыга.
Шулай итеп ит хуҗасына 16800 сумлык матди зыян сала. Әлбәттә, бурның эзенә тиз төшәләр. РФ Җинаятьләр Кодексының 158 маддәсе 2 өлеше буенча гаепле дип табылган Ф.Мостафин, Чирмешән район...
Түбән Кәминкәдә яшәүче Ф.Мостафинның ит ашыйсы килгән бугай. Ул озак уйлап тормый, бер авылдашының верандасына кереп, туңдыргычтан 60 кило ит эләктереп чыга.
Шулай итеп ит хуҗасына 16800 сумлык матди зыян сала. Әлбәттә, бурның эзенә тиз төшәләр. РФ Җинаятьләр Кодексының 158 маддәсе 2 өлеше буенча гаепле дип табылган Ф.Мостафин, Чирмешән район суды карары нигезендә, 300 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән.
Чирмешәндә яшәүче Р.Гыйрфанов та ит ярата, күрәмсең. Шулай булмаса ул "ЧирмешәнАГРО" ҖЧҖнең Кече Чегодай авылы янындагы фермасыннан бозау урларга ниятләмәс иде. Бу гамәле белән ул җәмгыятькә 5259 сум 80 тиенлек матди зыян сала.
Дөрес, соңрак Р.Гыйрфанов кылган гамәле өчен үкенә, хәтта үзе китергән матди зыянны да каплый. Ләкин аңа да закон алдында җавап тотарга туры килә. Шул көннәрдә Чирмешән район суды Р.Гыйрфановка карата да хөкем карары чыгарды. РФ Җинаятьләр Кодексының 158 маддәсе 2 өлеше "б" пункты нигезендә, бозау урлаучыга 7 мең сум күләмендә штраф салынды.
Нет комментариев