Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Безнең әтәч молодец!

"Башы - тарак, койрыгы - урак. Кычкырта быргысын, уята барысын". Ул нәрсә? Әтәч. Кайсы гына авылга барып керсәң дә, әтәчсез йорт юктыр. Капканы ачуга сине әтәч каршы ала. Киләсе ел да - Әтәч елы. Белгеч астрологлар фикеренчә, Әтәч көнчыгыш календаренда яңарыш символы, яңа һәм билгесез нәрсәдер башлану билгесе. Шуңа да...

"Башы - тарак, койрыгы - урак. Кычкырта быргысын, уята барысын". Ул нәрсә? Әтәч.

Кайсы гына авылга барып керсәң дә, әтәчсез йорт юктыр. Капканы ачуга сине әтәч каршы ала. Киләсе ел да - Әтәч елы. Белгеч астрологлар фикеренчә, Әтәч көнчыгыш календаренда яңарыш символы, яңа һәм билгесез нәрсәдер башлану билгесе. Шуңа да якынлашып килүче ел һәр кешенең тормышында үзгәрешләр вәгъдә итә. Илдә, шулай ук дөнья аренасында да хәлләр үзгәрәчәк. Ә инде үзгәрешләрнең нинди - яхшымы, начармы булуы сезнең кулда. Кызыл Әтәч елы кытайча 28 гыйнварда үз көченә керәчәк. 2017 елда үҗәт, максатка омтылучан кешеләр уңышка ирешер. Бу каяндыр кулыгызга зур калҗа килеп керер дигән сүз түгел. Әтәч үз теләгенә ирешергә теләгән һәм ихтыяр көче нык булган кешеләргә генә ярдәм итәчәк. Әтәч елында туучылар шат һәм көр күңелле була диләр.
Ә райондашларыбыз әтәчләре турында нинди фикердә икән?
Хәдичә Лотфуллина, Лашман: - Соңгы елларда без тавыкларны күп асрый башладык. Җәй көне алар 100 башка җиткән иде. Хәзер 80ләп калды. Билгеле, әтәчләрем дә бар - агы да, карасы да, чуары да, барлыгы алтау алар бездә. Бөтенесе матурлар. Үзара дуслар, сугышмыйлар. Ак әтәч - "командир", анысы усалрак. Иртән бер - бер артлы кычкыра башлыйлар, күңелле булып китә. Әтәч - йортның яме ул.
Фаяз Шәрифуллин, Чирмешән: - Яз көне 60 бройлер чебиләре алган идек. Шуларның бер өлеше әтәчләр булып чыкты. Бик матур булып үстеләр. Ничектер кул бармады шуларны суярга. Ягымлылар димме. Сатарга булдык. Алучылар да табылды.
Елена Краснова, Девичья Поляна: - Минем әтәч бик акыллы. Аны үзебезнең авылдан сатып алдым. Җәй - кыш ул төнге 12дә кычкыра башлый, тавышы әллә кая бара. Хәзер бит кайбер яшьләр тавыклар да асрамый. Мин үзем олы яшьтә булсам да, кош - корт асрамыйча тормыйм.
Гөлсем Миначева, Кармыш: - Безнең әтәч, яшь булуына карамастан, үз вазыйфаларын җиренә җиткереп башкара, күрше тавыкларын, әтәчләрен йортка якын китерми, куып җибәрә. Үзебезнекеләрен дә гел барлап тора. Әтәчебез молодец!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әтәч сорашу