Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Урманасты Үтәмеш имамсыз калды

Мондагы халык дини мәҗлесләр үткәрергә, җеназа озатырга мулланы Иске Үтәмештән чакырырга мәҗбүр. Авыл мәчетендә унбиш еллап имамлык иткән Җәүдәт абый Ногманов күптән түгел үлеп киткәч, әлегә бу вазифаны үз өстенә алучы юк. 91 йортлы, 193 кеше яшәүче авыл мәчетенә нибары өч карт - Камил Узбаев, Әкрәм Исхаков, Мәүлиҗан абый Гыйләҗевлар...

Мондагы халык дини мәҗлесләр үткәрергә, җеназа озатырга мулланы Иске Үтәмештән чакырырга мәҗбүр.

Авыл мәчетендә унбиш еллап имамлык иткән Җәүдәт абый Ногманов күптән түгел үлеп киткәч, әлегә бу вазифаны үз өстенә алучы юк.
91 йортлы, 193 кеше яшәүче авыл мәчетенә нибары өч карт - Камил Узбаев, Әкрәм Исхаков, Мәүлиҗан абый Гыйләҗевлар даими йөри. Дини йолаларны Иске Үтәмеш мәчете имамы Вәлирахман Газизов килеп башкара икән.
Урманасты Үтәмештә мәчет 1996 елда ачылган булган. Беренче елларны монда Хаҗип Җиһангиров, Уел Вахитовлар имамлык иткән. Алардан һәм Җәүдәт абыйдан соң бу җаваплы эшне кем алыр барыр - әлегә билгесез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчет имам Урманасты Үтәмеш

2
X