Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мөшбикә мәчетенә дини гыйлем алырга дәшәләр

Мөшбикә мәчете октябрьнең беренче атнасыннан дин дәресләрен башлап җибәрде.

Сишәмбе көнне беренче дәресләр узды да. Хатын-кызларны – Диләрә Ханова, ир-егетләрне Хәбир Ханов укыта. Ике сәгать дәвамында укучыларга гарәп графикасы, ислам нигезләре һәм хәдисләр өйрәтелә.

-Үткән ел коронавируска бәйле вәзгыять сәбәпле, дәресләр уздырмадык. Укырга теләүчеләр күп, - диде мәчет имамы Хәбир хәзрәт Ханов. – Дин сабагы өйрәнергә бер вакытта да соң түгел, килегез.

Пәнҗешәмбе ирләр һәм хатын-кызлар  Коръән тәфсире укыйлар. Җомга әби, апалар Коръәнне хәтем кылалар. Ә 7-15 яшьлек малайлар һәм кызларга ял көннәрендә  дәресләр уен формасында оештырыла. Балалар гарәп графикасы, ислам нигезләре, пәйгамбәрләр тарихы белән танышалар. Яшь шәкертләрне биредә үк ашату да каралган, шунда ук өйлә намазы да укыла.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X