Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән мәчетендә балалар өчен Корбан бәйрәме уздырылды

Узган җомга көнне, Корбан бәйрәме уңаеннан, район үзәгендәге мәчет йортында балалар өчен бәйрәм оештырылды. Әлеге чарага төрле милләттән 150дән артык бала һәм аларның әти-әниләре килгән иде. Ике сәгатьтән артык барган бәйрәмдә балалар төрле уеннарда көч сынаштылар, бушлай батутта сикерделәр, тәм - томнар белән сыйландылар. Бәйрәмне Бөгелмәдән килгән профессиональ аниматорлар алып...

Узган җомга көнне, Корбан бәйрәме уңаеннан, район үзәгендәге мәчет йортында балалар өчен бәйрәм оештырылды.

Әлеге чарага төрле милләттән 150дән артык бала һәм аларның әти-әниләре килгән иде.
Ике сәгатьтән артык барган бәйрәмдә балалар төрле уеннарда көч сынаштылар, бушлай батутта сикерделәр, тәм - томнар белән сыйландылар. Бәйрәмне Бөгелмәдән килгән профессиональ аниматорлар алып барды.
Әлеге чараны оештыручы Чирмешән мәчете имамы Хабир Ханов сүзләре буенча, бу бәйрәмнең төп максаты - балаларда халыкның гореф - гадәтләренә ихтирам тәрбияләү.
Форсаттан файдаланып, Чирмешән мәчете бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткән, бу изге эшкә өлеш керткән Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовларга, Әлфия һәм Ренат Мөхетдиновларга, Рияз Шәрифуллинга, Илгиз Хазбулатовка һәм башкаларга зур рәхмәтен белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән мәчетендә Корбан бәйрәме