Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Түбән Кәминкәдә яшәүче Ралиф Шарапов - бар яклап булган кияү

Район газетасы кияүләр турында язмага бәйге игълан иткәч, мөгаен, минем кияү кебеге юктыр, дип кулыма каләм алырга булдым.

Минем дүрт малаем һәм бер кызым. Киявем дә берәү генә – алтынга тиң.

Ирем иртә гүр иясе булгач, балаларга тормыш арбасына иртә җигелергә туры килде. Эш җаен өйрәтергә ир-ат булмагач үзләре тырыштылар.

Кызым Алсу тормыш иптәше итеп үзебезнең урам егете Ралиф Шараповны сайлады. Үземнең укучым, тыныч холыклы - каршы килмәдем. Һәм ялгышмадым, кияүдән бик уңдык. Ралиф улларыма терәк, нинди генә эшкә тотынсалар да остаз булды. Бергәләшеп төп нигездә йорт төзеделәр, билгеле, прораб – кияү иде. Мөгаен, аның кебекләр турында 70 төрле һөнәр иясе диләрдер. Ралиф белгечлеге буенча автомеханик, ләкин белмәгән эше юк, нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара. Улларым инде барысы да гаиләле, тик әле һаман да җизнәләре аларның төп ярдәмчеләре, аның белән киңәшмичә эш башламыйлар.

Киявем бөтен кешегә дә ярдәмчел, нинди генә гозер белән килсәләр дә, кире бормый.

Хәзер бит Интернет заманасы (үзем дә шунда утырам әле), компьютерсыз тормышны күз алдына да китерә алмыйбыз. Ул да ватылмый тормый, кая барабыз – билгеле, кияүгә. Безнекен генә түгел, кем генә мөрәҗәгать итсә дә төзәтеп бирә ул. Автомобильләре чыгымчыласа да Ралифтан ярдәм сорыйлар авылдашлар.

Бакчаларында нинди генә яшелчә, җиләк-җимеш үсми аларның, билгеле, кызым белән бергә эшлиләр. Кызым чәчәкләр үстерергә ярата, ләкин розаларны Ралиф тәрбияли.

Дөнья мәшәкатьләре белән бергә дини кануннар буенча яшәргә дә вакыт таба ул. Эштән соң, кичләрен мәчеткә йөреп гарәп графикасын өйрәнде, хәзер бик матур итеп Коръән аятьләре укый, ураза да тота.

Аларның тормыш корып яши башлауларына 25 ел булды, Аллага шөкер, бик матур гомер итәләр. Ике кыз үстерделәр, берсенең үз гаиләсе бар, икенчесе 11 классны тәмамлады. Әтиләре аларга өлге, үрнәк булып тора.

Киявем тыныч холыклы, дигән идем, бу тормышта бу бик мөһим сыйфат. Ул бер вакытта да кеше белән сүзгә килми, шаян, җор телле. Кыскасы, минем киявем – алтын. Киләчәктә дә кызым белән шулай матур гомер итүләрен телим.

Мөнирә Җамалетдинова.

Түбән Кәминкә авылы.

Алсу Шарапова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев