Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Туймәттән Роза Гыйниятуллина “Татмедиа” бүләген отты

Туймәттә яшәүче Роза Гыйниятуллина "Татмедиа" җәмгыяте оештырган бәйгедә катнашып, кызыксындыру бүләгенә ия булды. -Газета-журналлар укырга яратам, - ди якташыбыз.- Ярты ел саен 5-6 басмага заказ карточкасы тутырам. "Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" журналлары миңа, укытучы буларак, эшем буенча кирәк. "Ватаным Татарстан" газетасыннан республика яңалыкларын беләбез, "Татарстан яшьләре"ндә кызыклы басмалар була,...

Туймәттә яшәүче Роза Гыйниятуллина "Татмедиа" җәмгыяте оештырган бәйгедә катнашып, кызыксындыру бүләгенә ия булды.


-Газета-журналлар укырга яратам, - ди якташыбыз.- Ярты ел саен 5-6 басмага заказ карточкасы тутырам. "Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" журналлары миңа, укытучы буларак, эшем буенча кирәк. "Ватаным Татарстан" газетасыннан республика яңалыкларын беләбез, "Татарстан яшьләре"ндә кызыклы басмалар була, ә инде район газетасыннан үзебезнең хәбәрләр белән танышабыз. Аны беренче битеннән соңгысына кадәр игътибар белән укып чыгам. Аеруча авылларда гомер итүче матур гаиләләр, гыйбрәтле язмышлар, сәләтле якташларыбыз турында язмаларны яратам. Ирем Наил да "Безнең Чирмешән"не генә көтеп ала, аның башка газеталарны кулына алганы да юк. Берничә ел элек үзем дә "районка"га Бөек Ватан сугышында һәлак булып калган туганым турында мәкалә язып юллаган идем. Рәхмәт редакция хезмәткәрләренә, хатымны бастырып чыгардылар.

Роза Габдрәшит кызы Туймәттә туып-үсә, укытучы һөнәрен сайлый, монда тормышка чыга, ике кыз үстерә һәм инде 30 елга якын туган авылы мәктәбендә балаларга рус теле һәм әдәбиятын укыта, шул ук вакытта тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып та тора.

"Татмедиа" җәмгыяте һәр ярты ел саен абунәчеләр арасында призлар уйната. Бүләкнең иң зурысы - телевизор.

Әлеге акциядә приз оту өчен, "Татмедиа"ның берничә басмасына икенче яртыеллыкка (6 айга) язылып, язылу абонементының күчермәсен, исем-фамилия, телефон номерын язып түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2, "ТАТМЕДИА". Конверт тышына "Акция" дип язарга онытмаска. Язылу квитанциясенең күчермәсен интернет аша электрон адреска да җибәреп була: podpiska@tatmedia.ru.

Безнең сайтта укыгыз:

Е. Илюхин: "Старосережкинскую дорогу нужно сохранить от разрушений"

http://www.nashcheremshan.ru/ru/the-news/item/16965

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined “Татмедиа” бүләген отты Түймәт авылыннан Роза Гыйниятуллина