Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә балыкчылар ярышты

Февраль ае суыклары судагы балыкларны куркытса да, балыкчылар аны сизмәде дә. Зур Чирмешән елгасының май-сыр заводы янындагы өлешендә оештырылган кышкы балык тоту бәйгесенә дистәдән артык һәвәскәр балыкчы килгән иде. Күбесе - чирмешәнлеләр. Ярышта Әккәрәй авылы һәм Түбән Кама шәһәре һәвәскәрләре дә катнашты. Җанатарлар да байтак җыелды. Кайберәүләргә бер балык та...

Февраль ае суыклары судагы балыкларны куркытса да, балыкчылар аны сизмәде дә. Зур Чирмешән елгасының май-сыр заводы янындагы өлешендә оештырылган кышкы балык тоту бәйгесенә дистәдән артык һәвәскәр балыкчы килгән иде. Күбесе - чирмешәнлеләр. Ярышта Әккәрәй авылы һәм Түбән Кама шәһәре һәвәскәрләре дә катнашты. Җанатарлар да байтак җыелды.


Кайберәүләргә бер балык та эләкмәсә дә, иң оста балыкчы - Чирмешәннән Владимир Артемьевның кармагына дистәгә якын алабуга капты. Иң зур балыкны да Владимир Артемьев эләктерде. Ул - бәйгенең җиңүчесе, аңа район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең Грамотасы тапшырдылар һәм боз тишкеч (ледобур) белән бүләкләделәр. Түбән Кама кунагы, Чирмешән кияве Руслан Хисмәтуллин - икенче. Ул балыкчылар өчен махсус тартмага ия булды. Өченче урын алган чирмешәнле Александр Емельянов балык тоту җайланмалары җыелмасы белән бүләкләнде.

-Мин балык тоту җайланмаларын бер вакытта да үземнән калдырмыйм, балыкчылар ярышы булганлыгын белгәч, тиз генә җыендым да килдем, - ди Руслан Хисмәтуллин. - Балык тоту, саф һавада булу сәламәтлеккә дә файдалы бит. Без Камага балыкка еш йөрибез.

Чирмешәндә туып-үскән, бүгенге көндә Әлмәттә яшәүче Шамил Ибраһимов - бәйгене оештыру идеясен бирүче һәм үзе үк хөкемдар да булды.

-Мин Чирмешән елгасы буенда балык тотып үскән малай, бу хобби әле дә ташламады, җые чыккан саен балыкка барам. Ә ярышлар тагын да дәртләндерә, - ди Шамил. - Чирмешәндә дистә еллар элек шундый ярышлар булганын хәтерлим. Миндә бу матур гадәтне яңарту теләге туды һәм район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә бу теләгемне җиткердем. Алар ярыш үткәрүгә фатиха бирделәр.

Күберәк фото: Чирмешән балыкчыларын суыклар да куркытмый (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәндә ярышты балыкчылар Конкурслар