Чирмешәндә тег белән яңалыклар
-
Чирмешәндә Нәүрүз бәйрәме үтте
Үткән шимбә көнне район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгы гөрләп торды - биредә "Нәүрүз" бәйрәмендә күңел ачтылар, монда җыр-биюләр, карга боткасы, Кышны озату, Язбикәне каршы алу - барысы да булды. Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән театральләштерелгән тамашадан башланып китте. Алар Нәүрүз бәйрәмен котлап теләкләр теләделәр, матур итеп шигырләр сөйләделәр, яз турында сынамышлар, мәкальләр,...
-
Айрат Хәйруллин Чирмешәндә гражданнарны кабул итте
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин кабат Чирмешәнгә килде, бу юлы район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм Хәйруллин хәйрия фонды җитәкчесе Ирина Волостнова белән муниципаль район хакимияте бинасында гражданнарны кабул итте. Айрат Нәҗип улына иң элек Шешминка авылында Дмитрий Солунский храмын төзекләндерүдә башлап йөрүчеләрнең берсе Екатерина Зубова соравын җиткерде: дин йортында...
-
Чирмешәндә физик мөмкинлекләре чикле балаларның әниләрен чәйгә дәштеләр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Марат Гомәров фотолары
-
Чирмешәндә гражданнар оборонасы буенча укулар узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадрия Гамирова фотолары
-
Керкәледә туган, Чирмешәндә яшәүче Рушания әби авылдашларына бик рәхмәтле
-Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм, - ди язның беренче көнендә 90 яшен тутырган якташыбыз - Чирмешәндә яшәүче Рушания Фәттахова. Аның шулай әйтерлеге бар. Ходай Рушания әбигә озын гомер белән исәнлек тә биргән, аякта йөреп тора, биш вакыт намазын калдырмый, газета-журналлар укый, телевизор карый, ә иң мөһиме - янында...
-
Чирмешәндә республиканың сәнгать осталары чыгыш ясады (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Марат Гомәров фотолары
-
Чирмешәндә балыкчылар ярышты
Февраль ае суыклары судагы балыкларны куркытса да, балыкчылар аны сизмәде дә. Зур Чирмешән елгасының май-сыр заводы янындагы өлешендә оештырылган кышкы балык тоту бәйгесенә дистәдән артык һәвәскәр балыкчы килгән иде. Күбесе - чирмешәнлеләр. Ярышта Әккәрәй авылы һәм Түбән Кама шәһәре һәвәскәрләре дә катнашты. Җанатарлар да байтак җыелды. Кайберәүләргә бер балык та...
-
Казанда һәм Чирмешәндә Кызыл Армиянең 100 еллыгына багышлаган митинглар үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадрия Гамирова фотолары
-
Министр Чирмешәндә мәгариф учреждениеләре белән танышты
Чирмешәнгә отчет утырышына килгәч, республиканың Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов кайбер мәгариф учреждениеләрендә дә булды. -Рафис Тимерханович кадетлар мәктәп -интернатында уку кабинетларын карап чыкты, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова. - Мәктәп - интернат директоры министрга автобус сорап мөрәҗәгать итте. Ул әлеге мәсьләне тикшерергә һәм хәл итәргә...
-
Чирмешәндә элемтә бүлекчәләре ничек эшли?
Бүген авыллардагы элемтә бүлекчәләре дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә генә эшли. -Һәр авылдагы элемтә бүлекчәсенең үз эш режимы, - ди почта элемтәсе участогы җитәкчесе Любовь Фәтхетдинова.- Аның белән почта бинасына урнаштырылган элмә такталарда танышырга мөмкин. Район үзәгендәге элемтә бүлеге сишәмбедән шимбәгә кадәр хезмәт күрсәтә. Аның ишекләре көн саен сәгать 8дән...
-
Чирмешәндә кышны коймак пешереп озаттык
Февральнең соңгы якшәмбесендә, район үзәгендә, Яшьләр мәйданчыгында да Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр. Яше-карты, олысы-кечесе, бала-чага, төрле милләр халыклары җыелды монда. Әлбәттә, майда пешкән коймакларсыз нинди Май чабу булсын ди! Мәйдан тирәли авыл җирлекләре өйчекләре төзелеп киткән, аларның һәрберсендә кунакларны кайнар чәй һәм бәйрәмнең төп ризыгы - коймак белән сыйладылар....
-
Чирмешәндә әфганчылар кабат очрашты
Матур традиция буенча, быел да сугышчы-интернационалистларны искә алу көнендә әфганчы якташларыбызны районга чакырып кунак иттеләр. Алар дистә еллар элек күргәннәрен кабат күңелләрендә яңарттылар. Чара Җиңү паркындагы техника түренә венок салу белән башланып китте. Очрашуның тантаналы өлеше алдыннан әфганчылар район үзәге оешмалары белгечләренә үзләрен борчыган сорауларын җиткерделәр. Төп проблема - торак...
-
Чирмешәндә милли проблемалар турында сөйләштеләр
Район үзәк китапханәсендә рус милли - мәдәни берләшмәсе активистлары оештырган "түгәрәк өстәл" әлеге төбәк оешмасының биш еллыгына багышланды. Әлеге чарада башка милләт вәкилләре дә катнашты. Якташларыбыз район халыкларының мәдәниятен саклау, халыкара дуслыкны ныгыту, туган телне саклау һәм үстерү буенча эшчәнлек, милли бәйрәмнәр турында фикер алыштылар. -Кызганыч, бүген башка милләтләр кебек...
-
Чирмешәндә "Йолдызлык" фестиваленең гала-концерты узды (ФОТОРЕПОРТАЖ 2нче өлеше)
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
-
Чирмешәндә "Татарстан чаңгы юлы - 2018" ярышлары узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары