Конкурслар тег белән яңалыклар
-
Чирмешәндә балыкчылар ярышты
Февраль ае суыклары судагы балыкларны куркытса да, балыкчылар аны сизмәде дә. Зур Чирмешән елгасының май-сыр заводы янындагы өлешендә оештырылган кышкы балык тоту бәйгесенә дистәдән артык һәвәскәр балыкчы килгән иде. Күбесе - чирмешәнлеләр. Ярышта Әккәрәй авылы һәм Түбән Кама шәһәре һәвәскәрләре дә катнашты. Җанатарлар да байтак җыелды. Кайберәүләргә бер балык та...
-
Чирмешәнлеләр сынатмады: яхшы каршы алдылар, яхшы чыгыш ясадылар
Чирмешәндә узган "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын - кыз карашы" республика бәйгесенең зона турында безнең район данын яклаучы райондашларыбыз биш номинациядә җиңү яуладылар. Район мәдәният йортында тәүге тапкыр булган әлеге мәртәбәле чарада безнекеләрдән тыш, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Чистай, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Спас районнары конкурсантлары, барлыгы 35 кеше, үз номинацияләрендә...
-
Чирмешән районының иң шәп вожатые Казанга барачак
"Иң шәп вожатый" республика конкурсының район турында иң яхшы отряд вожатыйларын ачыкладылар. Бәйгедә җиңүче булып танылган Күтәмә мәктәбе укучысы Люба Уляшкинаның конкурс эшләре Казанга "заочный" турга җибәрелә. Якташыбыз бу сынауны да уңышлы узса республикада район данын яклаячак. Әлеге бәйгедә вожатыйларның иң активлары катнашты, жюри алар арасыннан да иң-иңнәрен сайлап алды....
-
Чирмешән районында конкурс игълан ителде
Декабрьнең беренче яртысында ук район үзәгендә, авыл урамнарында Яңа ел рухы сизелә башлады. Оешмалар, учреждениеләр үзләренең территорияләрендә чыршылар бастырып, аларны бизәү, кар сыннары ясауны дәвам итәләр. Башка еллардагы кебек, быел да оешмалар территориясен кар - боз сыннары белән бизәү, боз таучыклары, шугалаклар ясау, чыршы кую һәм яктырткыч-гирляндалар урнаштыруга конкурс игълан...
-
Чирмешән мәчете конкурс игълан итә
Чирмешән мәчете быел да шәмаилләр ясауга конкурс игълан иткән. Бәйгегә декабрь азагында йомгак ясалачак. - Балалар үз эшләрен - рәсемнәрен Чирмешән мәчетенә китерсеннәр иде. Иң яхшы шәмаилләр ясаучыларны бүләкләр көтә, - ди мәчет имамы Рәмил Ибраһимов.
-
Чирмешән укучылары җиңүчеләр сафында
Казанда узган "Без бергә" балалар иҗатына ярдәм итү һәм үстерү буенча республиканың муниципаль берәмлекләре фестиваленда Лашман урта мәктәбе укучысы Раил Гатин авиа модельләр ясау буенча ярышларда өченче урынга лаек булган. Күтәмә мәктәбе укучысы Владислав Зорин бу чарада судно модельләрен ясау буенча призерлар сафына кергән. Фестивальда безнең районнан гына да 30лап...
-
Чирмешәндә “Ел хатын-кызы“ бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Марат ГОМӘРОВ фотолары.
-
“Татмедиа“ның легендар брендлары“ конкурсында катнашучы “Безнең Чирмешән“ өчен тавыш бирегез
"Татмедиа" агентлыгы "Татмедиа"ның легендар брендлары" дип исемләнгән конкурс оештырды. Проектның максаты - күпьеллык тарихлары, архивлары, хәтта үз династияләре булган район һәм шәһәр басмалары белән таныштыру. Әлеге басмалар дистәләгән еллар буе үз төбәкләренең елъязмаларын да алып баралар, үз районнарында булган һәр вакыйганы яктыртып, халыкка хезмәт итәләр. Проект кысаларында республика матбугат чаралары...
-
“Нечкәбил – 2015“ чакыра
"Нечкәбил - 2015" матурлык, әниләр һәм гаилә кыйммәтләре ХI республикакүләм бәйгесе старт алды. Бу юлы да ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырыла. Бәйгедә яшьәниләр, шулай ук 45 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар катнаша ала. 19 июньдә Яңа Чишмәдә "Нечкәбил - 2015" конкурсының зона сайлап алу туры үткәрелә. Анда ун...
-
Чирмешәнлеләр“Түгәрәк уен”да җиңгәннәр
Биектау районында узган "Түгәрәк уен" татар халык җырлары фестивалендә район мәдәният йорты каршындагы татар халык ансамбле һәм Лашманнан Наҗия Талипова беренче дәрәҗә лауреатлар булып кайтканнар. Әлеге фестивальдә район мәдәният хезмәткәрләренең "Мәдәният энҗеләре" җыелма коллективы да катнашкан. Алар өченче урын яулаганнар. "Умырзая" һәм "Мәдәният энҗеләре" "Халкыбыз гореф - гадәтләре" номинациясендә чыгыш...
-
Чирмешәндә “Мин татарча сөйләшәм!“ бәйгесе уздырыла
"Мин татарча сөйләшәм!" район бәйгесе быел да була. Яңалыгы шул: монысы ике төркемдә узачак. Башка елларда бу бәйгедә чуваш, рус, мордва, әрмән, әзербайҗан, таҗик балалары - мәктәп укучылары гына көч сынашса, быел татар балалары да аерым группада бүләк өчен көрәшә алачак. Бәйгегә старт бирелде инде. Мәктәпләрдәге турда җиңүчеләр, иң көчлеләр...
-
“Безнең Чирмешән“ бәйге арты бәйге үткәрә
"Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасы чираттагы бәйгегә йомгак ясады. Каләм тибрәтүчеләр - җәмәгать хәбәрчеләре арасында бу алышта Туймәттән Рәсимә Хәйруллинаның "Нәҗметдин абый кебекләр онытылмый" язмасы беренче урында. "Бер яхшылык мең бәладән коткара". Шул исем астында барган бәйгедә Миңнегөл Әгъзамова (Түбән Кәминкә, "Мондый кешенең улы да начар булмый")- икенче, Наҗия Мостафина...
-
“Иң сөйкемле бала“ конкурсына
"Иң сөйкемле бала" конкурсы дәвам итә. Аяз Рәхмәтуллин, 1,2 яшь, Чирмешән. Кристина Митюкова, 11 ай. Яңа Элмәле. Сабир Шириязданов, 2 яшь. Чирмешән.
-
Җиңүчеләр – Яр Чаллыга бара
Яшь инспекторлар хәрәкәте отрядлары оешуга 40 ел тулу уңаеннан район үзәгендә үткәрелгән "Хәвефсез тәгәрмәч" слетында Чирмешән кадет-интернат мәктәбе командасы җиңүче булды. Алар 21-25 май көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә үтәчәк яшь инспекторлар слетында катнашачак. - Бу уен бер яктан мавыктыргыч һәм кызыклы булса, икенче яктан яшь инспекторлар тормыш өчен бик күпфайдалы...