Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән районы пенсионерлары олимпиадада катнаштылар

Казан шәһәрендә, Универсиада авылында үткән өченче буын яшендәгеләр олимпиадасында безнең районнан да ике кеше (Чирмешәннән Мәдинә Садертдинова, Лашманнан Мәдинә Талипова) катнашты. -Дөрес, җиңү белән кайтмадык, мондый зур бәйгеләрдә катнашу да дәрәҗә,- ди Мәдинә Садертдинова. - Үземне компьютерны белүче кебегрәк саный идем, бәйгедә катнашкач, әле өйрәнәсе нәрсәләр күп икәнен белдем. Камиллеккә...

Казан шәһәрендә, Универсиада авылында үткән өченче буын яшендәгеләр олимпиадасында безнең районнан да ике кеше (Чирмешәннән Мәдинә Садертдинова, Лашманнан Мәдинә Талипова) катнашты.

-Дөрес, җиңү белән кайтмадык, мондый зур бәйгеләрдә катнашу да дәрәҗә,- ди Мәдинә Садертдинова. - Үземне компьютерны белүче кебегрәк саный идем, бәйгедә катнашкач, әле өйрәнәсе нәрсәләр күп икәнен белдем. Камиллеккә чикләр юк.
2012 елдан бирле районда курсларда укып 364 пенсионер компьютер серләренә өйрәнгән. Шуларның 71се район мәшгульлек үзәге аша укыган, 18се 2014 елда гына документлы булган.
Олимпиадада катнашкан 100дән артык өлкән яшьтәге кешенең бик аз өлеше генә ир-атлар. Бу бәйгенең биремнәре дә җитди. Компьютер белән дус булган пенсионерлар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына презентация дә ясаганнар, дәүләт хезмәтләре порталында да эшләп күрсәткәннәр, "дустыңа хат язу, аны озату" кебек биремнәр дә булган. Өч сәгатькә сузылган ярыш нәтиҗәләре баллар системасы буенча бәяләнгән.
Мәдинә Габдрахман кызы компьютер серләренә былтыр өйрәнгән, сертификаты да бар. Пенсиягә чыккач кына укып машина йөртү таныклыгы да алган.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан конкурсы Олимпиада әби Районы