Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән кызы “Worldskils Russia” чемпионатында катнашкан

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы студенты Антонина Матягина Казанда "Worldskils Russia" Һөнәри осталык чемпионатында безнең район данын яклаган. Безнең якташлар мондый дәрәҗәле бәйгедә беренче тапкыр катнашканнар. Күтәмә кызы инде икенче ел Чирмешәндәге техникум филиалында пешекче серләрен өйрәнә. Тоня филиалда узган бәйгедә, биш кыз арасында, беренче урынны яулаган. Җиңүчене ярышларның республика...

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы студенты Антонина Матягина Казанда "Worldskils Russia" Һөнәри осталык чемпионатында безнең район данын яклаган.

Безнең якташлар мондый дәрәҗәле бәйгедә беренче тапкыр катнашканнар.
Күтәмә кызы инде икенче ел Чирмешәндәге техникум филиалында пешекче серләрен өйрәнә. Тоня филиалда узган бәйгедә, биш кыз арасында, беренче урынны яулаган. Җиңүчене ярышларның республика этабына юнәлдергәннәр.
-Мин пешерергә бик яратам, - ди Антонина Матягина. - Аеруча кондитер әйберләренә, тортларга өстенлек бирәм. Казандагы чемпионатта барлыгы 32 кеше көч сынашты. Биремнәр авыр булды дия алмыйм, җиңү өчен миңа тәҗрибә җитеп бетмәгәндер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы чемпионаты Нурлат техникумы филиалы