Диңгездә 20 ел элек язылган хат табылган...
Анда нәрсәләр язылган?
Ирландиянең Киллибегс бистәсендә яшәүче 57 яшьлек балыкчы Джон Каннингем соңгы 40 ел дәвамында юллама салынган шешәләрне диңгезгә ташлый икән. Бу вакыт эчендә ул аларның кайберләренә җаваплар алган.
Хатта ул язган көнен һәм аңа җавап язуларын сораган. Нәтиҗәдә, 2013 елда аның бер юлламасы Исландиядә табылган, ул шешә диңгездә 20 елга якын йөзеп йөргән. Тагын бер шешә 7 елдан соң Кабо-Вердада табылган
Ир уйлавынча, аның күп кенә юлламалары әлегә кадәр диңгездә йөзә. Шуңа күрә ул аңа тагын да күбрәк кеше язар дип өметләнә.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев