Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Яңа Элмәледә яшәүче Николай Волковка 90 яшь тулды

Аның бөтен гомере туган авылы белән бәйле. Бала чактан ук колхозда эшли башлый. Терлекчелектә дә хезмәт куя, яз-көз ындыр табагында булыша. Николай Ильич табигатьне бик ярата, гомере буе умартачылык белән шөгыльләнгән. Бәлки шуңадыр да, аның беркайчан да врачларга мөрәҗәгать иткәне булмаган, хәтта амбулатория кенәгәсе дә юк икән. Олы яшьтә булуына...

Аның бөтен гомере туган авылы белән бәйле. Бала чактан ук колхозда эшли башлый. Терлекчелектә дә хезмәт куя, яз-көз ындыр табагында булыша.


Николай Ильич табигатьне бик ярата, гомере буе умартачылык белән шөгыльләнгән. Бәлки шуңадыр да, аның беркайчан да врачларга мөрәҗәгать иткәне булмаган, хәтта амбулатория кенәгәсе дә юк икән. Олы яшьтә булуына карамастан, ул әле хәзер дә өй эшләрендә булышып тора. Алар улы Вячеслав белән авылда икәү яшиләр. Дөрес, ике ел элек, бергә 60 ел гомер иткән хатыны Середей Хуснулла кызы вафат булгач, яннарына Башкортстанда яшәүче олы кызы күчеп кайткан.

-Әти белән әни бик тату, дус яшәделәр, - ди әтисенең юбилеена Әлмәттән кайткан кызы Людмила. - Әнинең үлүен әти бик авыр кичерде, инде ике ел узса да, ул аны бер теленнән куймый, сагына.

Волковлар тугыз бала тәрбияләп үстерәләр, бүген аларның җидесе исән. Алар туган нигезләрен ташламыйлар, авылга, әтиләре янына еш кайтып йөриләр. Йортларына заманча ремонт та ясаганнар.

-Әти сөтсез тора алмый, шуңа да хаман сыер асрыйлар, умарталары да бар, -дип сүзен дәвам итте Людмила. - Әтине бөтен күрше -тирә авылларда яхшы беләлә, умартачы бит. Үзенең дә белмәгән кешесе юк. Бик ачык йөзле, аралашучан ул безнең. Хәзер дә сөйләшеп утырырга ярата. Район яңалыклары белән кызыксына. Элегрәк почта китергәннәрен тәрәзәдән карап, саклап утыра иде. Аеруча район газетасын яратып укыды. Хәзер генә күзләре начар күрә, алай да сирәк булса да газетаны кулына ала.

Николай Ильич белән без татарча аралаштык. Ул яшь чагында шахтада эшләгәннәре турында сөйләде. Районда билгеле әле бер, әле икенче кеше турында сорашты, бергә эшләгән җитәкчеләрне искә алды.

Юбилярны туган көне белән котларга районнан, авыл җирлегеннән дә килеп, истәлек бүләкләре тапшырып, теләкләр җиткерделәр.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined Яшәүче Яңа Элмәледә 90 яшь тулды Николай Волков

2
X