Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Туймәттән өч бертуган армия хезмәтен изге бурыч дип саныйлар

Туймәт авылында яшәүче Халидә һәм Ислам Сәхаповларның ике өлкән уллары армиядә хезмәт итеп кайтканнар, декабрь аенда алар инде төпчек малайларын озатканнар. Иң өлкәне - Илсур хәрби хезмәткә югары белем алгач кына, 2009 нчы елны бара. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган яшь белгеч 2 нче июль көн­не дипломлы була, ә инде икенче...

Туймәт авылында яшәүче Халидә һәм Ислам Сәхаповларның ике өлкән уллары армиядә хезмәт итеп кайтканнар, декабрь аенда алар инде төпчек малайларын озатканнар.

Иң өлкәне - Илсур хәрби хезмәткә югары белем алгач кына, 2009 нчы елны бара. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган яшь белгеч 2 нче июль көн­не дипломлы була, ә инде икенче көнне үзенең гражданлык бурычын үтәргә китә. Ул Пенза өлкәсендә хезмәт иткән.
Икенче уллары Мансурга да,сәүдә техникумын тәмамлап (армиядән соң читтән торып кооперация институтын тәмамлый), шул ук елның көзендә солдат киемен кияргә туры килә. Аны да Пенза шәһәренә юнәлдерәләр. Әмма туганнарга, бер тирәдә хезмәт итсәләр дә, күрешергә насыйп булмый. Хәзер инде алар икесе дә исән-сау хезмәт итеп кайтып, эшкә урнашканнар һәм кече энеләрен - Азатны армиядән көтәләр.
Азат мәктәптән соң колледжга укырга керә, аны тәмамлап, читтән торып авыл хуҗалыгы академиясендә укуын дәвам итә. Аны узган елның 1 декабрендә армиягә озаталар.
- 8 декабрьдә улыбызның туган көне, ул аны быел читтә үткәрде инде,- ди егетләрнең әнисе, озак еллар фельдшер булып эшләүче Халидә апа. - Азат Ленинград өлкәсендә хезмәт итә. Без аның белән еш кына телефоннан сөйләшеп торабыз. Бер зарланганы юк. Абыйлары да шундый иделәр. Яңа ел бәйрәмнәрендә ял бирделәр, яхшы ашаттылар, туйганчы йокладык, телевизор карадык, диде. Улларыбыз армиягә теләп киттеләр. Билгеле, өч баланы да озатып, көтеп алуы җиңел түгел, иң мөһиме сау - сәламәт әйләнеп кайтсыннар.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Армиягә язгы чакырылыш Туймәт авылы. Ленинград өлкәсе

2
X