Армиягә язгы чакырылыш тег белән яңалыклар
-
Чирмешән егетләре контракт буенча хәрби хезмәтне үз итә
Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариатына быел 35 яшь кешене контракт буенча хәрби хезмәткә җибәрү планы куелган. Быел 6 егет килешү төзеп хезмәткә киткән дә. Әлеге ир-атларның 4се Аксубай районыннан, ә 2се безнең якташлар - Ульяновка һәм Якты Тау егетләре. Алар Ватанга хезмәт итүне һөнәр итеп сайлаганнар. Тагын ике Аксубай...
-
Чирмешән районыннан 30дан артык егетне хәрби хезмәткә алдылар (ФОТО)
Язгы чакырылышта Чирмешән районыннан утыздан артык яшь кеше хәрби хезмәткә алынды. Бу егетләрнең тугызысы югары уку йорты тәмамлап киткән, 14сенең кулында техникум тәмамлау турында документы бар. Калганнары урта белемлеләр, ягъни техникум, колледжларда укуларын армия хезмәтеннән кайткач дәвам итәчәк. Югары Кәминкәдән бер көнне 3 егетне солдатка озаттылар. Марат Гомәров фотолары.
-
Туймәттән өч бертуган армия хезмәтен изге бурыч дип саныйлар
Туймәт авылында яшәүче Халидә һәм Ислам Сәхаповларның ике өлкән уллары армиядә хезмәт итеп кайтканнар, декабрь аенда алар инде төпчек малайларын озатканнар. Иң өлкәне - Илсур хәрби хезмәткә югары белем алгач кына, 2009 нчы елны бара. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган яшь белгеч 2 нче июль көнне дипломлы була, ә инде икенче...
-
Армиягә бармасаң - эшкә алмыйлар
Быелгы көзге чакырылыш вакытында районнан 50гә якын егет армия сафларына озатылылрга тиеш. Көзге хезмәткә чакыру ел азагына кадәр дәвам итәчәк. Бу чакырылышта яңалыклар да бар. Алар турында ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен үткәрелгән видеоконференциядә Татарстан Республикасының хәрби комиссары Сергей Погодин сөйләде. Нигездә, быелгы үзенчәлекләр хезмәт срогын кичектерүләр (отсрочкалар) белән бәйле....
-
Без китәбез инде, сез каласыз...
Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш 1 апрельдә үк башланса да, беренче төркем районнан 27 майда гына китәчәк. Бу көнне 7 якташыбыз якыннары белән бер елга хушлаша. - Быел, Казанда Универсиада үтү сәбәпле, егетләрне хезмәткә озату вакыты кыскара. Бер айда (27 майдан 22 июньгә кадәр) районнан 28 яшь кешене армия хезмәтенә озату...