Туймәт авылында туып үскән, озак еллар Октябрь (Нурлат) районының беренче секретаре булып эшләгән Габбас Гыйматдиновка, исән булса, 8 февральдә 90 яшь тулган булыр иде.
Республикага танылган җитәкченең юбилееен Нурлатта аеруча зурлап билгеләп үттеләр. Бу чарада туймәтлеләр дә катнашты. Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов күршеләргә Габбас Кыям улы турында истәлекләр...
Туймәт авылында туып үскән, озак еллар Октябрь (Нурлат) районының беренче секретаре булып эшләгән Габбас Гыйматдиновка, исән булса, 8 февральдә 90 яшь тулган булыр иде.
Республикага танылган җитәкченең юбилееен Нурлатта аеруча зурлап билгеләп үттеләр. Бу чарада туймәтлеләр дә катнашты. Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов күршеләргә Габбас Кыям улы турында истәлекләр сакланган фоторәсемнәрдән ясалган коллаж бүләк итте.
Габбас Гыйматдиновның авылдашларына да ярдәме күп тия.1988 елда төп трассадан Туймәткә алып керүче юлны шомартуда, мәсәлән, аның өлеше, тырышлыгы зур була.
-Ул елларда юл газабын күп күргән авылдашлар Габбас Кыям улына бик рәхмәтле, - ди Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов. - Бу юл 25 елдан артык халыкка хезмәт күрсәтте. Дөрес, һәр елны карап, төзәтелеп торса да, ул бүген ремонт таләп итә. Быел бу эш планга кертелде.
Габбас Гыйматдинов 1925 елда Туймәттә туган. Социалистик Хезмәт Герое. 1996нчы елда Нурлатта вафат булган, шунда җирләнгән.
Гозер белән килгән авылдашларын да борып чыгармый Габбас Кыям улы. Өй төзү мәшәкатьләре белән йөрүче, яшьли улын югалткан Фәттах Мәссаровка һәм җиде бала белән тол калган Даилә Әшраповаларга йорт төзүдә булышуын, бура кайгыртып бирүен бүген дә онытмый туймәтлеләр.
Яхшылык эшлә дә суга ташла, халык белмәсә балык белер дигән мәкальне белмәүче юктыр. Яшь буын Габбас Гыйматдиновның үзен белмәсә дә, өлкәннәр сөйләгәннәр буенча, аның авылдашлары, авылы өчен кылган яхшылыкларын онытмыйлар. Авыл мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән концертларның берсендә, 18 яшеннән сугышка китеп, яраланып, 1945 елның декабрендә генә кайткан авылдашларын - Бөек Ватан сугышы ветераны Габбас аганы да искә алдылар. Ә авыл китапханәсендә тамырлары тирәнгә барып тоташкан Гыйматдиновлар нәселенә багышланган "түгәрәк өстәл" үткәрелгән. Авыл китапханәсе китапханәчесе Наҗия Галимова яшьләрне җыеп аларга игелекле авылдашлары хакында шактый мәгълүмат җиткергән. Авыл китапханәсендә Гыйматдиновлар нәселе турында китап та бар.
Туймәт мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда "Зыялы авылдашларым" почмагында да Габбас Кыям улына зур урын бирелгән.
Нет комментариев