Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әтине сугыштан кайтканда Хутор тавы янында бандитлар үтерә

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Чирмешәндәге Геройлар Аллеясында Галимҗан Сөләйманов исемен мәңгеләштергән иделәр. Бабасының үлеме турында озак уйланып йөргәннән соң, аның оныгы Фоат Гатин хыялын тормышка ашыра. Инде ул бабасы атып үтерелгән урында истәлек ташы куйдырып, тирә-ягын төзекләндерткән. -Әти сугышка киткәндә миңа берничә ай гына була,...

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Чирмешәндәге Геройлар Аллеясында Галимҗан Сөләйманов исемен мәңгеләштергән иделәр.

Бабасының үлеме турында озак уйланып йөргәннән соң, аның оныгы Фоат Гатин хыялын тормышка ашыра. Инде ул бабасы атып үтерелгән урында истәлек ташы куйдырып, тирә-ягын төзекләндерткән.
-Әти сугышка киткәндә миңа берничә ай гына була, аны апа-абыйлар сөйләгәннәр буенча гына беләм, - ди Галимҗан абыйның кызы Сания Таипова. - Бүген Васильево бистәсендә яшәүче 92 яшьлек Зөһрә апаның улы Фоат, рәхмәт, шундый зур эш башкарды, әтиебез турындагы истәлекләрне яңартты.
... Бу хәл 1945 елның 5 августында Чирмешән белән Лашман арасында, Хутор тавында була. Әтиләренең кайту хәбәре килмәгәч, 16 яшьлек улы Әнвәр, ат җигеп, аны каршыларга Чирмешәнгә китә. Сугышка кадәр МТСта партия оешмасы секретаре, директор урынбасары, колхоз рәисе булып эшләгән Галимҗан Сөләйман улын ул чактагы район башлыгы үзе каршы ала. Туган ягын, гаиләсен сагыну көчле буладыр, төнгә каршы юлга кузгалалар.
Түбән Кәминкәгә кайтып җитәргә нибары 10 километр чамасы калгач каршыларына бер ир белән хатын килеп чыгып, аттан төшүләрен сорыйлар. Сүзләрен тыңламагач, бандитлар ата башлый. Яраланган солдат - Галимҗан эшнең яхшыга бармавын аңлап ала һәм улына качарга куша. Бандитлар Әнвәрне озак эзләсәләр дә, төн караңгылыгыннан таба алмыйлар, ә атны алып китәләр. Шулай итеп, әтиләре белән күрешүне көткән 7 баласына һәм хатынына аны исән килеш күрү насыйп булмый. Утлар-сулар кичеп туган якка исән-сау кайткан солдат 47 яшендә һәлак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы Галимҗан Сөләйманов