Әтине сугыштан кайтканда Хутор тавы янында бандитлар үтерә
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Чирмешәндәге Геройлар Аллеясында Галимҗан Сөләйманов исемен мәңгеләштергән иделәр.
Бабасының үлеме турында озак уйланып йөргәннән соң, аның оныгы Фоат Гатин хыялын тормышка ашыра. Инде ул бабасы атып үтерелгән урында истәлек ташы куйдырып, тирә-ягын төзекләндерткән.
-Әти сугышка киткәндә миңа берничә ай гына була,...