Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Сосновкада яшәүче Прокопьевлар Суздальда Татарстан данын яклаган

Сосновка авылында яшәүче Николай һәм Людмила Прокопьевлар гаилә династияләренең Суздальда узган Халыкара фестиваленда катнашып, икенче дәрәҗә Диплом һәм истәлек бүләкләре белән кайтканнанар. -Әлеге чара югары дәрәҗәдә оештырылган иде, - ди Людмила Владимировна. - Жюрида танылган артистлар, җырчылар утырды. Без "Гаилә портфолиосы", "Милли йола", "Нәсел шәҗәрәсе","Минем һөнәрем - минем горурлыгым", "Әбиемнең...

Сосновка авылында яшәүче Николай һәм Людмила Прокопьевлар гаилә династияләренең Суздальда узган Халыкара фестиваленда катнашып, икенче дәрәҗә Диплом һәм истәлек бүләкләре белән кайтканнанар.

-Әлеге чара югары дәрәҗәдә оештырылган иде, - ди Людмила Владимировна. - Жюрида танылган артистлар, җырчылар утырды. Без "Гаилә портфолиосы", "Милли йола", "Нәсел шәҗәрәсе","Минем һөнәрем - минем горурлыгым", "Әбиемнең яраткан җыры", "Туган ягымның яраткан җыры", "Гаиләбезнең иҗат остаханәсе", "Игелек арбасы" бәйгеләрендә үз сәләтләребезне күрсәттек. Һәр конкурска җитди әзерләндек. Безнең белән барган кызларыбыз Ариадна белән Ника да бик тырыштылар. Әйтик, гаилә фотоархивы, милли йола, Яңа ел чыршысы формасында нәсел агачы тәкъдим иттек, мастер - класслар күрсәттек, концерт номерлары белән чыгыш ясадык һәм нәтиҗәдә икенче урынга лаек булдык.
Сүз уңаеннан, гаилә башлыгы Николай 25 ел хокук саклау органнарында эшләп, лаеклы ялга чыга. Людмила Владимировна 30 елга якын Сосновка башлангыч мәктәбендә балалар укыта. Аларның олы кызлары Любовь һәм Юлия Мәскәүдә эшлиләр, Елена да шунда институтта укый. Ариадна - 9нчы, Ника 3нче класста белем алалар. Прокопьевлар - бик актив кешеләр, алар авыл, район чараларында да гел актив катнашалар.
Фестивальнең программасы бик бай булган, гаиләләр бәйгесеннән тыш, күргәзмәләр, семинарлар, уеннар, экскурсияләр, танылган шәхесләр белән очрашулар оештырганнар.
Әлеге чарага Россиянең 65 төбәгеннән 500дән артык кеше җыелган, монда Үзбәкстаннан, Белоруссиядән, Украинадан, Казахстаннан, Әзербайҗаннан, Якутиядән дә килүчеләр булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Суздаль Прокопьев Сосновка авылы