Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Нурхамәт Хәмидуллинга 60 яшь тулыр иде...

Аңа бу көннәрдә 60 тулган булыр иде. Нурхамәт Хәмидуллин безнең арадан бик иртә китте шул. Әтисе Нурулла абзыйга да шундый юбилеен каршыларга берничә ай гына җитмәгән. Якташыбыз озак еллар Тукай исемендәге колхозны, "Агрохимсервис" җәмгыятен, хәтта районны да җитәкләде. Максатчан, тырыш, таләпчән, кешелекле, гади дә, хатынына тугры ир, өч баласына ышанычлы...

Аңа бу көннәрдә 60 тулган булыр иде. Нурхамәт Хәмидуллин безнең арадан бик иртә китте шул. Әтисе Нурулла абзыйга да шундый юбилеен каршыларга берничә ай гына җитмәгән.

Якташыбыз озак еллар Тукай исемендәге колхозны, "Агрохимсервис" җәмгыятен, хәтта районны да җитәкләде. Максатчан, тырыш, таләпчән, кешелекле, гади дә, хатынына тугры ир, өч баласына ышанычлы терәк булды.
Мәрхүм бүген дүрт оныгын сөяр иде. Дүртенче оныгын Америкада яшәүче кызы Гөлназ күптән түгел тапкан. Аларның кызлары инде икәү булган.
Туган авылы Иске Кадины, кардәшләрен якын күрде Нурхамәт. Башкаларда оптимистик рух уята белде, йөзеннән елмаю китмәде.
Кызганыч, Нурхамәт Нурулла улы бүген безнең арада юк. Ул бик иртә китте. Урыны оҗмахта булсын!..
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Нурхамәт Хәмидуллин 60 яшь