Нурхамәт Хәмидуллинга 60 яшь тулыр иде...
Аңа бу көннәрдә 60 тулган булыр иде. Нурхамәт Хәмидуллин безнең арадан бик иртә китте шул. Әтисе Нурулла абзыйга да шундый юбилеен каршыларга берничә ай гына җитмәгән.
Якташыбыз озак еллар Тукай исемендәге колхозны, "Агрохимсервис" җәмгыятен, хәтта районны да җитәкләде. Максатчан, тырыш, таләпчән, кешелекле, гади дә, хатынына тугры ир, өч баласына ышанычлы...