Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашман пенсионеры нарат күркәсеннән дә кайнатма ясый

Лашманда яшәүче пенсионер Миннурый Сафиуллина яз җитү белән урман сукмагын таптый башлый. Дөрес, кыш көне дә чаңгыларга басып, урман буйларын йөреп кайта. Урман, андагы хозурлык, матурлык, саф һава гел үзенә дәшеп, чакырып тора. Дару үләннәре, җиләк, гөмбә... Урманнан буш кайтмый. Ул аларны җыеп киптерә, эшкәртә, кайната. -Бервакыт гөмбә җыярга бардык....

Лашманда яшәүче пенсионер Миннурый Сафиуллина яз җитү белән урман сукмагын таптый башлый. Дөрес, кыш көне дә чаңгыларга басып, урман буйларын йөреп кайта. Урман, андагы хозурлык, матурлык, саф һава гел үзенә дәшеп, чакырып тора.

Дару үләннәре, җиләк, гөмбә... Урманнан буш кайтмый. Ул аларны җыеп киптерә, эшкәртә, кайната.
-Бервакыт гөмбә җыярга бардык. Дүрт сәгать бернәрсә тапмадык. Барыбер бирешмәдем, кайтып китмәдем. Таптым бит, күп итеп җыеп кайттым, - ди Миннурый апа.
Быелгы җылы сентябрьне бушка уздырмый ул, көн саен диярлек урманга чыгып китә. Үзе генә бармый, иптәш табыла.
-Гөмбә җыярга яратам. Мин, нигездә, баллы гөмбә (опята) җыям, - ди Миннурый апа.- Алар беренче кар явып, җир туңдыра башлаганчы үсәләр. Гөмбәләрне югач, кайнатырга куям. Кайнаганнан соң, суын түгеп, салкын су белән юам да, яңадан су салып кайнатам. Ике тапкыр юып, кайнатып чыгарам. Өченче кат кайнатырга куйган да, тоз, укроп, лавр яфрагы, карлыган яфрагы, борчаклы борыч, аш серкәсе салам. Кайнап чыккач, стерильләштерелгән банкаларга тутырып, калай капкач белән ябам.
Миннурый апа тагын бер үзенчәлекле рецепт белән уртаклашты. Ул нарат күркәсеннән кайнатма ясый икән.
-Кайнатма ясау өчен 25 майдан 5 июньгә кадәр җыелган күркәне файдаланырга кирәк, - ди хуҗабикә. - 1 килограмм шикәр комына 2 стакан су салып 2 сәгатькә якын сүрән утта кайнатырга. Аннан соң сиропка 200 данәгә якын күркә салып кызгылт төскә кергәнче бер - бер сәгать ярым тагын сүрән утта кайнатырга. Банкаларга тутырып, салкын урында сакларга.
Халык медицинасында мондый кайнатманы салкын тигәндә, сулыш органнары авырганда, авитаминоз, тамак авыруларыннан, гемоглобин түбән булганда кулланалар икән. Әмма аның зыяны да бар ди, шуңа да сак булырга кирәк, артык мавыгырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман кайнатма нарат Сафиуллина