Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Керкәледә туган, Чирмешәндә яшәүче Рушания әби авылдашларына бик рәхмәтле

-Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм, - ди язның беренче көнендә 90 яшен тутырган якташыбыз - Чирмешәндә яшәүче Рушания Фәттахова. Аның шулай әйтерлеге бар. Ходай Рушания әбигә озын гомер белән исәнлек тә биргән, аякта йөреп тора, биш вакыт намазын калдырмый, газета-журналлар укый, телевизор карый, ә иң мөһиме - янында...

-Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм, - ди язның беренче көнендә 90 яшен тутырган якташыбыз - Чирмешәндә яшәүче Рушания Фәттахова.

Аның шулай әйтерлеге бар. Ходай Рушания әбигә озын гомер белән исәнлек тә биргән, аякта йөреп тора, биш вакыт намазын калдырмый, газета-журналлар укый, телевизор карый, ә иң мөһиме - янында ихтирам итүче, тәрбияләп торучы, яратучы балалары, оныклары бар.

-Әле газета килеп тормаса, оршына, почтага шалтыратыгыз, ди. Район газетасын да калдырмый, яратып укый. Әле безгә дә укыганнарын сөйләп бирә,- ди олы улы Фәнис абый.

Юбилейларга еш барырга туры килә, тик әлегә кадәр бер йортта да шулкадәр чәчәк бәйләмнәре күргән булмады. Балалары, оныклары яраткан әниләренә, әбиләренә аларны кочак-кочак бүләк иткәннәр.

Рушания әби Керкәле авылында күп балалы гаиләдә үскән. Олы бала бит - ул һәрвакыт әти-әнисенә терәк булган. Дүрт кече сеңелләрен һәм энеләрен тәрбияләргә булышкан. Аңа 14, ә төпчекләренә нибары ике яшь чакта әтиләре сугышка китә.

-Авырлыклар күп күрдек. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда да авыр хезмәт башкарырга туры килде. Горький өлкәсендә урман кискән чакларны искә алуы да авыр, -диюбиляр.

Лаеклы ялга чыкканчы, ул гел колхозда эшләгән. Рушания әби инде ун ел Чирмешәндә кызы Рәхимәдә яши.

-Безнең әни кебек кеше дөньяда да юк, -ди Рәхимә апа.- Ул искиткеч ярдәмчел кеше. Безне дә шулай тәрбияләде, кешеләргә карата ихтирамлы булыгыз, ярдәм сораган кешене борып җибәрмәгез, килгән кеше өчен ишекләрегез һәрвакыт ачык торсын дия иде.

Әбинең юбилеена Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев та килгән иде.

-Мин авыл халкына бик рәхмәтле. Авылдашларымны, күршеләрне сагынып яшим. Барысына да сәлам әйт, - диде ул аңа.

Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева да юбиляр белән якыннан таныш булып чыкты. Яшь чагында аларда квартирада торган, Рәхимә апа белән май-сыр заводында бергә эшләгәннәр. Рушания әби ул чакларны яхшы хәтерли, гомумән, хәтере искиткеч, 9 оныгы һәм 9 оныкчыгы булуын, балалары санап чыгарганчы, төп-төгәл әйтеп бирде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова якташыбызны тәбрикләп, Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән котлау хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәндә Яшәүче Керкәледә туган Рушания әби авылдашларына бик рәхмәтле