Керкәледә туган, Чирмешәндә яшәүче Рушания әби авылдашларына бик рәхмәтле
-Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм, - ди язның беренче көнендә 90 яшен тутырган якташыбыз - Чирмешәндә яшәүче Рушания Фәттахова.
Аның шулай әйтерлеге бар. Ходай Рушания әбигә озын гомер белән исәнлек тә биргән, аякта йөреп тора, биш вакыт намазын калдырмый, газета-журналлар укый, телевизор карый, ә иң мөһиме - янында...