Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтә авылыннан Хәлимә әби: “Кеше дөньядан туймый”

Кышның беренче көнендә 1 декабрьдә Бәркәтә авылында яшәүче Хәлимә әби Гайфетдиновага 90 яшь тулды. Матур гадәт буенча, юбилярны туган көне белән котларга район хакимияте вәкилләре дә барды. Пенсия фонды идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранованы, социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллинаны һәм Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанованы каршы алган апалар арасында...

Кышның беренче көнендә 1 декабрьдә Бәркәтә авылында яшәүче Хәлимә әби Гайфетдиновага 90 яшь тулды.

Матур гадәт буенча, юбилярны туган көне белән котларга район хакимияте вәкилләре дә барды. Пенсия фонды идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранованы, социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллинаны һәм Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанованы каршы алган апалар арасында 90 яшьлек Хәлимә әби үзе дә бардыр дип һич тә уйламаган идек. Алай гына да түгел, кунаклар арасында юбилярның апасы - 91 яшьлек Сәлимә әбинең дә булуын аннары гына белдек.

Апаларын гомер бәйрәме белән котларга ике бертуган сеңелләре-Камилә апа белән Гамилә апа, балалары, оныклары да килгәннәр. Гөлфия Әхәт кызы юбилярга Россия Президентының котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырды.

Хәлимә әби гомере буе колхозда хезмәт куйган. Сугыш ветераны, авылдашы Гомәр абый белән тормыш корганнар, өч бала үстергәннәр. Әби бүген йортта үзе генә гомер итә. Кызлары авылда тормышта, улы Чирмешәндә яши.

- Аллага шөкер, балаларым яхшы, тәртиплеләр, - ди әби. - Үзләренә яшәргә чакыралар, ләкин әле үземне карый алганда, исәнлегем булганда нигеземнән китмим. Күршеләрдән дә уңдым, бик әйбәт яшәдек. Иртән үк хәлемне беләләр, иртәнге чәйне дә бергә эчәбез.

Хәлимә әбинең кәҗәсе дә бар икән, аны үзе сава. Биш вакыт намазын калдырмый, уразаны да тоткан. Кич белән телевизорны да кабызып ала, татарча сериал карый.

-Әни таләпчән иде, яшьтән үк безне эшкә өйрәтеп үстерде, -ди олы кызы Рәхимә апа. - Үзе дә бик уңган булды. Әле хәзер дә бавырсак, кыш теле дә пешерә. Табынга куярга дип, кош теле пешереп, катырган. Авыз итәрсез.

-Быел бит август кызу булды. Безне көтеп тормыйча, иртәнге сәгать 2дән торып, көн кызганчы бәрәңгене алып бетергән диярлек, -дип кушылды әңгәмәгә әбинең улы Гаязның тормыш иптәше Рәйсә апа.

-Әби безнең шалтыратканны көтеп тормый, үзе хәлебезне белә, -ди оныгы Фәгыйль Морзахановның хатыны Лилия. - Бер елны мин больницада яттым, ирем эштә иде, еракта. Балалар үзләре генә калдылар. Менә шунда 90га җиткән әби төнлә, бозлавыкта, балалар янына кунарга төшкән.

Төз, орчык кебек гәүдәле Хәлимә әби бер тик утырмый, гел хәрәкәттә. Әле кунакларны кыстый, әле өйнең икенче ягына чыгып керә. Тавышы да бик матур иткән, җырлап та күрсәтте.

-Кеше дөньядан туймый икән. Ходай исәнлектән генә аермасын. Тормышлар матур бит, барыбызга да тынычлыкта, исән сау булып яшәргә язсын. Рәхмәт, карт кешенең күңелен күрдегез, - дип озатып калды безне Хәлимә әби.

Күптән түгел генә Хәлимә әбинең Түбән Кәминкә авылыннан яшьтәше Мәрьям әби Зәдәйханова да туган көнен билгеләп үтте.

Мәрьям әби ире белән 48 ел гомер итәләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Иренең үлгәненә дә инде 20 ел вакыт узган. Якташыбыз гомере буе туган авылында колхозда эшләгән. Бүген улы һәм килене тәрбиясендә гомер итә, дүрт оныгы һәм бер оныкчыгы бар.

Мәрьям Әюп кызын, юбилее белән котлап, Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән котлаулар ирештерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бәркәтә Кеше дөньядан туймый Хәлимә әби Безнең якташлар