Бәркәтә авылыннан Хәлимә әби: “Кеше дөньядан туймый”
Кышның беренче көнендә 1 декабрьдә Бәркәтә авылында яшәүче Хәлимә әби Гайфетдиновага 90 яшь тулды.
Матур гадәт буенча, юбилярны туган көне белән котларга район хакимияте вәкилләре дә барды. Пенсия фонды идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранованы, социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллинаны һәм Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанованы каршы алган апалар арасында...