Безнең якташлар
Әгәр белгән булсам...
Сабан туе көнне юл хәрәкәте автоинспекторларына да эш күбәя. Төштән соң халык, гадәттә, бәйрәм төгәлләнмәсә дә, берән-сәрән таралыша башлый.
-Олы юлдан баручыларны бик туктатмыйбыз, алар шик уятмый, - ди инспектор Фаил, элегрәк булган бер хәлне искә төшереп.- Әмма кыр юлына, елга ягына юнәлгән "кортежны" игътибарга алдык. Берничә сәгатьтән үзләрен каршыладык...
Сабан туе көнне юл хәрәкәте автоинспекторларына да эш күбәя. Төштән соң халык, гадәттә, бәйрәм төгәлләнмәсә дә, берән-сәрән таралыша башлый.
-Олы юлдан баручыларны бик туктатмыйбыз, алар шик уятмый, - ди инспектор Фаил, элегрәк булган бер хәлне искә төшереп.- Әмма кыр юлына, елга ягына юнәлгән "кортежны" игътибарга алдык. Берничә сәгатьтән үзләрен каршыладык та. "Нива" йөртүчене тикшереп, аның бераз аракы эчкәне беленде. Беркетмә яздык инде.
-Көн буе авызыма бер кашык аракы капмадым югыйсә. Кич белән генә түземлегем бетте. Сез эләктерәсен белсәм, иртәдән үк йотынган булыр идем, - дип уфтанган ул чакта тәртип бозучы, автоинспекторларга бераз үпкәләп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев