Сабан туе көнне юл хәрәкәте автоинспекторларына да эш күбәя. Төштән соң халык, гадәттә, бәйрәм төгәлләнмәсә дә, берән-сәрән таралыша башлый.
-Олы юлдан баручыларны бик туктатмыйбыз, алар шик уятмый, - ди инспектор Фаил, элегрәк булган бер хәлне искә төшереп.- Әмма кыр юлына, елга ягына юнәлгән "кортежны" игътибарга алдык. Берничә сәгатьтән үзләрен каршыладык...