Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләр фестивальдән Диплом белән кайттылар

Чирмешәннең инвалидлар җәмгыяте Казанда узган "Илһам" ("Вдохновение") әдәби-музыкаль фестиваленнән Диплом белән кайттылар. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен оештырылган әлеге чара югары дәрәҗәдә узган. Анда балалар да, өлкәннәр дә катнашып, төрле өлкәләрдә үз сәләтләрен күрсәтә алганнар. -Фестивальгә Лашманнан Алсу Гыймранова, Тәслимә Сабитова, Туймәттән Зөһрә Галимова һәм Рәсимә Хәйруллина, Әмирдән Сәетгәрәй Мәслахетдинов,...

Чирмешәннең инвалидлар җәмгыяте Казанда узган "Илһам" ("Вдохновение") әдәби-музыкаль фестиваленнән Диплом белән кайттылар.

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен оештырылган әлеге чара югары дәрәҗәдә узган. Анда балалар да, өлкәннәр дә катнашып, төрле өлкәләрдә үз сәләтләрен күрсәтә алганнар.

-Фестивальгә Лашманнан Алсу Гыймранова, Тәслимә Сабитова, Туймәттән Зөһрә Галимова һәм Рәсимә Хәйруллина, Әмирдән Сәетгәрәй Мәслахетдинов, Утыз Имәннән әниле-кызлы Әлфия һәм Айгөл Вәлиуллина, Чирмешәннән Халисә Мәссарова һәм Ирина Митяева бик җитди әзерләнеп бардык, - ди инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Мәдинә Талипова. - Безнең кул эшләнмәләре һәм камыр ризыклары күргәзмәсе җюриның югары бәясен алды. Төрле жанрларда тәкъдим ителгән концерт номерларыбыз да тамашачыларга бик ошады. Бу чарада без үзебезне дә уңай яктан күрсәтә алдык, башкаларның да эшчәнлеген күрә алдык.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәнлеләр кайттылар фестивальдән Диплом