Диплом тег белән яңалыклар
-
Чирмешәнлеләр фестивальдән Диплом белән кайттылар
Чирмешәннең инвалидлар җәмгыяте Казанда узган "Илһам" ("Вдохновение") әдәби-музыкаль фестиваленнән Диплом белән кайттылар. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен оештырылган әлеге чара югары дәрәҗәдә узган. Анда балалар да, өлкәннәр дә катнашып, төрле өлкәләрдә үз сәләтләрен күрсәтә алганнар. -Фестивальгә Лашманнан Алсу Гыймранова, Тәслимә Сабитова, Туймәттән Зөһрә Галимова һәм Рәсимә Хәйруллина, Әмирдән Сәетгәрәй Мәслахетдинов,...
-
Иске Үтәмеш ансамбле Диплом белән бүләкләнгән
Эшче яшьләрнең "Наше время-Безнең заман" ачык телевизион республика фестиваленең Әлмәттә узган зона этабында Иске Үтәмеш мәдәният йортының "Дуслык" хореография коллективы гала концертта чыгыш ясаган һәм "Иҗади эзләнү өчен" Диплом белән бүләкләнгән. Зилә Вафина фотосы Безнең сайтта укыгыз: Вак акча кире әйләнешкә кайта
-
Чирмешән студентлары дипломлы булды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
-
"Безнең Чирмешән" - җиңүче
"Безнең Чирмешән" газетасы тагын бер республикакүләм бәйгедә җиңүчеләрнең берсе, бу юлы без икенче урында. "Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык гамәлгә ашыручы программаларны яктыртуда иң яхшы муниципаль басма" номинациясендә әлеге казанышы өчен редакция Диплом белән һәм акчалата бүләкләнде.
-
“Безнең Чирмешән“ газетасы быел да беренче
"Безнең Чирмешән" газетасы быел да "Кеше һәм табигать" республика конкурсының - җиңүчесе. Шәһәрләр һәм районнар матбугат чаралары арасында "Матбугат чараларында иң яхшы язма" номинациясендә без, былтыргы кебек, кабат беренче, Диплом, бүләк иясе булдык.
-
Чирмешәннең "Мәдәният энҗеләре" Диплом белән бүләкләнде (+ФОТО)
Район мәдәният хезмәткәрләрен берләштерүче "Мәдәният энҗеләре" татар фольклор коллективы "Этномириада" халыкара бәйгесендә икенче урынга лаек булган. Якташларыбыз "Фольклор ансамбльләр" номинациясендә, илнең төрле төбәкләреннән килгән башка коллективлар белән көч сынашып, икенче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән.
-
Безнең полицейскилар – иң яхшылар арасында
Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлегендә 2011 ел өчен оператив - хезмәт эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Йомгаклау киңәшмәсендә билгеләп үтелгәнчә, 2011 ел җиңел булмады, 1 июньнән, ЭЭМ реформалаштыру кысаларында, Чирмешән һәм яңа чишмә эчке эшләр бүлекләре ике район территориясен хезмәтләндерүче бер бүлек итеп үзгәртелделәр. Шуны искә алып, икенче яртыеллыкта эшне үзгәртеп коруларны,...