Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешәндә яшәүче Мәдинә апа бәрәңгеләрен саламга күмгән (+ФОТО)

Берәү: "Сез аларның бакчасын үз күзләрегез белән барып күрегез әле, шаккатырсыз. Мин мондагы матурлыкны, тәртипне күргәч, аларга ни йомыш белән кергәнемне дә онытып җибәрдем,"- дигәч, билгеле, бармый чара калмады. Сүз Чирмешәндәге Бакча урамында яшәүче Чанышевалар турында бара икән. Ә редакциягә аларның күршеләре шалтыратты. Ачык йөз белән каршы алган хуҗабикә әүвәл...

Берәү: "Сез аларның бакчасын үз күзләрегез белән барып күрегез әле, шаккатырсыз. Мин мондагы матурлыкны, тәртипне күргәч, аларга ни йомыш белән кергәнемне дә онытып җибәрдем,"- дигәч, билгеле, бармый чара калмады.

Сүз Чирмешәндәге Бакча урамында яшәүче Чанышевалар турында бара икән. Ә редакциягә аларның күршеләре шалтыратты.
Ачык йөз белән каршы алган хуҗабикә әүвәл кавыннан авыз итәргә тәкъдим итте. Баш тартмадым, эссе көнне татлы кавын бик урынлы. "Каян сатып алдыгыз?", - дип кызыксынгач, Мәдинә апа бакчага алып чыкты. Дөрестән дә, Чанышеваларның бакчасы яшь бакчачылар өчен мастер - класс үткәрерлек. Юк, монда барысы да идеаль дип булмый, әле башкарасы күп, ләкин инде байтак эшләнелгән. Ике теплица гына да ни тора! Берсендә сабакларда помидорлар кызара, икенчесендә берничә төр үсемлек урын алган, кавыннар да шунда өлгерә икән. Помидорларны ачык һавада да утыртканнар. Монда башка яшелчәләр дә, җиләк - җимеш тә урын алган. Түтәлләрдә җиләк кызара. Шунысы игътибарга лаек, һәр нәрсә тәртип белән, тимер түтәлләргә утыртылган, чүп үләне дә үсми ахырысы бакчаларында, уңыш та яхшы.
-Элек бакчаны әнием карый иде. Соңгы елларда бу эш белән күбрәк мин шөгыльләнәм , - ди Мәдинә ханым бакча буйлап экскурсия үткәргәндә. - Менә бу элек ясаган түтәлләр, аларны иске шифер калдыклары белән әйләндереп алган идем. Соңрак заводта җитештерелгән тимер түтәл читләренә заказ бирдем. Китерделәр, 50 мең сумга төште. Кыйммәт, ләкин алар үзләрен аклый. Уңай яклары бик күп. Беренчедән, бик җиңел җыела, бу эшне хатын - кыз да булдыра. Яхшы туфрак тутырсаң, киләсе елда казырга да кирәкми, черемә белән баетып, йомшартасың да, чәчәргә дә була. Су сибәргә, чүп утарга да уңай. Тимер белән тотып алынган түтәлләрдә су якка агып чыкмый. Аннан соң инде барысы да бер тәртиптә булгач күзгә дә рәхәт.
Мәдинә апа бәрәңгене дә шундый түтәлләргә утырткан. Өстен салам белән каплаган.
-Салам астында дым да саклана, чүп үләннәре дә үсми, ә менә бәрәңге уңышы бик яшы була, - ди хуҗабикә.
Сүзләрен дәллиләү өчен, бәрәңгене казып та күрсәтте. Чыннан да уңыш яхшы үскән.
Булганнан бар да була, дигәндәй, Чанышеваларның бакчасында чәчәкләрнең ниндиләре генә юк. Берсе артыннан берсе җәй - көз чәчәк аталар.
Бакча тутырып яшелчә, җиләк, чәчәк үстерү өчен күпме вакыт, көч сарыф итәргә кирәк бит. Үстергән уңышны да эшкәртергә, сакларга. Чанышевалар ул яктан да оста, дистәләгән банка салат ясыйлар, кыяр - помидор тозлыйлар. Мәдинә апа бер рецептын безгә дә тәкъдим итте.
-Стерильләштерелгән 3 литрлы банканың төбенә укроп, лавр, карлыган, чия яфраклары, базилик та ярый, сарымсак, борчаклы кара борыч, 3 канәфер салам да, помидорларны тутырам. Өстенә кайнап чыккан суны коям һәм 10 - 15 минуттан суны савытка бушатам, 2 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы салып кайнатып чыгарам, банкаларга 1 чәй кашыгы лимон кислотасы өстәп, маринад салам һәм капкачлап куям, - ди хуҗабикә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы фото бакчачы бәрәңгене түтәлдә үстерү Чанышева