Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районының Әмир авылына хәрби очучы кайтты

Язмамны Әнгам Атнабай шигыре сүзләре белән башлап җибәрәсем килә.

Балачакта, зәңгәр күккә карап,

Бармы синең уйга батканың?

Төрле сурәтләргә керә-керә,

Зәңгәр күктән болыт акканын

Бармы синең карап ятканың?

Китапханәбезнең бүгенге кунагы Рәис Рөстәм улы Нуретдинов балачактан ук болытларга, күк йөзенә гашыйк булган кеше. “Көн буе күктәге самолетларны күзәтә, саный идем”, - дип искә ала ул.

Авылдашлар белән очрашу ике сәгать дәвамында барган кебек тә булмады, чөнки кунагыбыз - Әмир егете кызыклы һөнәр иясе - хәрби очучы. Лашман урта мәктәбендә укыганда, аны Әфган сугышында катнашкан якташ, дип белә идек, ә менә Рәис абыйның үзе белән аралашу, танышу бөтенләй башка инде. Әйткәнемчә, ул мәктәптән үк хәрби очучы булырга хыяллана. Укуын тәмамлап, Сызрань шәһәрендәге хәрби уку йортына укырга керә. Дүрт ел вертолетчыга укый, аннан авылдашыбызны Белоруссиягә җибәрәләр, анда хезмәт итә башлый.

Әфган... Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә-күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле. Беренче мәртәбә Әфган җиреннән бер елдан соң әйләнеп кайта ул. Тагын тыныч тормышта хәрби хезмәт итә. Тик аңа яңадан сугышка керергә әмер була. Тагын елдан артык тау, таш арасында интернациональ бурыч үтәргә туры килгән.

Отпускага кайтканда, ул үзенә ныклы сүз биреп, болай булмый, гаилә корырга кирәк, дип Казанга юл ала. Ник менә Казанга, диярсез. Бер күрүдә күзе төшкән кызы шунда укый икән. Бер күреп, биш очрашып, тота да өйләнә. Фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килгән, мөгаен, бүген дә матур гаилә булып яшиләр, ике бала – бер ул, бер кыз үстерделәр.

Рәис Нуретдиновны Чернобыль афәте дә читләтеп үтми. Анда да "тимер кошы " белән ул үзенә йөкләнгән бурычны җиренә җиткереп үти.

Заманалар үзгәреп китә, үзгәреш җилләре хәрбиләргә дә кагыла. 34 яшендә ул, кыскартулар нәтиҗәсендә, пенсиягә җибәрелә. Кем әйтмешли, күктән җиргә төшә. Ә җирдә бөтенләй башка тормыш көтә аны, тик Рәис Рөстәм улы, мишәрләрчә үҗәтлеге белән, теше-тырнагы белән яңача яшәү рәвешенә керешә. Теләчедә йортлар салып, анда көн күрәләр. Отставкадагы очучыга Теләче районындагы ДОСААФ оешмасын җитәкләргә тәкъдим иткәннәр. "Яңадан сайларга туры килсә, башка һөнәр иясе булырга теләр идегезме?” - дигән сорауга, ул хәрбиләрчә җитди һәм конкрет, ачык итеп: “ Юк” - ди.

Бүген патриотизм дигән төшенчә үз позицияләреннән бераз чигенде кебек. Ул темага ветеранның үз фикере. Патриотизм ул - амбразурага ташлану гына түгел, бала гаиләсен, илен, йортын, авылын, урамын, дусларын яратырга өйрәнергә тиеш, ди.

Күкрәгендәге орден, медальләре аның хезмәтендәге батырлыгын тагын бер кат раслый. Кызыл Йолдыз һәм "За службу Родине в Вооружённых Силах СССР" орденнары иясе чыгышы белән безнең Әмир авылыннан булуы бездә горурлык хисе уята.

Рәхмәт, Рәис абый, мондый очрашулар соңгысы булмасын иде.

фото: Гөлшат Әгъләмова һәм Нуретдиновларның гаилә архивыннан

Гөлшат Әгъләмова,

Әмир клубы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X