Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районының иң оста хат ташучысы аена 1000 километр ара уза

Район газетасы редакциясендә матбугат басмаларына яздыру буенча игълан ителгән бәйгегә нәтиҗәләр ясап, җиңүчеләрне бүләкләделәр. 2015нче елның икенче яртыеллыгы өчен газета - журналларга яздыру буенча хат ташучылар арасында игълан ителгән район бәйгесендә Чирмешән элемтә бүлекчә хат ташучысы Асия Миндарова җиңүче дип танылды. Асия Вәгыйз кызы инде 20 елдан артык почтада эшли....

Район газетасы редакциясендә матбугат басмаларына яздыру буенча игълан ителгән бәйгегә нәтиҗәләр ясап, җиңүчеләрне бүләкләделәр. 2015нче елның икенче яртыеллыгы өчен газета - журналларга яздыру буенча хат ташучылар арасында игълан ителгән район бәйгесендә Чирмешән элемтә бүлекчә хат ташучысы Асия Миндарова җиңүче дип танылды.

Асия Вәгыйз кызы инде 20 елдан артык почтада эшли. Бүген ул район үзәгенең төньяк - көнчыгыш микрорайонында, Кече Чегодай авылында, Кирпеч заводы поселогында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. Аны һәркем ярата, үз итә.
-Көн саен диярлек 30 километрдан артык араны узам, 500дән күбрәк йортка газета - журналлар таратып чыгам, - ди быел 60 яшен тутыручы Асия апа. - Хат ташучының эшен бер дә җиңелләрдән дип әйтмәс идем, шулай да мин эшемне яратам.
Чирмешән элемтә бүлекчәсендә агымдагы елның икенче яртыеллыгына район газетасына 1710 заказ карточкасы тутырылган (былтыр 1420 булган). Элемтә бүлекчәсе начальнигы Ольга Владимировна Малинова да җиңүчеләрнең берсе дип танылды һәм шулай ук редакция бүләгенә ия булды.
Бүген "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан"ны 5366 адреска алдыралар, ягъни үткән елның шушы чорындагыдан 2000 данәгә күбрәк.
Иске Элемтә бүлекчәсе дә һәрвакыт беренчеләрдән булып планны үти. Авыл халкы газета -журналлар укырга ярата, район газетасына да бик теләп язылалар икән. Монда бүлекчә начальнигы һәм хат ташучы вазифаларын да башкаручы Маргарита Викторовна Захарованың да тырышлыгын билгеләргә кирәктер. Бүген аңа да лаеклы төстә редакциянең Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырылды.
Бүләкләү тантанасына Әмир авылында яшәүче Ралия Гамирова һәм Шешминкадан Нина Павловна Петрова да чакырылганнар иде. Гамировлар гаиләсе 12 басмага заказ карточкасы тутырган икән.
-Без укырга яратабыз. Газеталарны күп алдырсак та, беренче чиратта район газетасын укып чыгам, - ди Ралия Вәсыйк кызы.- Барлык хәбәрләрне дә шуннан белеп торабыз.
Нина Павловна да гел беренчеләрдән булып матбугатка заказ бирә итә. Ул да 6 - 7 газета - журнал алдыра, "Наш Черемшан" газетасына да язылмыйча калганы юк.
Район газетасы баш мөхәррире Кадыйр Гомәров редакция кунакларына: почта хезмәткәрләренә һәм газета укучыларына, бүләкләр тапшырып, рәхмәтен һәм изге теләкләрен җиткерде.
"Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан"га киләсе елның беренче алты аенда алдыру өчен яздыру башланды да. Яздыру бәясе үзгәрмәде.
Кадрия Гамирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы хат ташучысы Кирпеч заводы