Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән полиция хезмәткәрләренә-бүләкләр

Чирмешән полиция бүлекчәсендә иң яхшы хезмәткәргә хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган хезмәттәшләре Мирсәет Кәбиров исемендәге премия бирелә. Быел Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан районда узган тантанада беренче тапкыр әлеге бүләкне, җинаятьчелек белән көрәшү эшенә зур өлеш керткәне һәм оператив-хезмәт эшчәнлегендә югары күрсәткечләре өчен, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы...

Чирмешән полиция бүлекчәсендә иң яхшы хезмәткәргә хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган хезмәттәшләре Мирсәет Кәбиров исемендәге премия бирелә.

Быел Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан районда узган тантанада беренче тапкыр әлеге бүләкне, җинаятьчелек белән көрәшү эшенә зур өлеш керткәне һәм оператив-хезмәт эшчәнлегендә югары күрсәткечләре өчен, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы полиция бүлекчәсенең җинаятьләр эзләү бүлекчәсе начальнигы, полиция капитаны Илнар Җиһаншинга тапшырганнар.

Һөнәри бәйрәм уңаеннан һәм хезмәт вазифаларын җиренә җиткереп башкарганда инициатива һәм һөнәрманлык күрсәткән өчен, полиция участок вәкилләре һәм балигъ булмаганнар эше буенча бүлекнең өлкән участок вәкилләре - полиция капитаны Илшат Галимов "ТР Эчке эшләр министрлыгында бик яхшы хезмәт өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнгән; полиция подполковнигы Айрат Фәссаховка ТР буенча Эчке эшләр министры, генерал-майор А.Хохоринның рәхмәтен белдергәннәр.

Автор фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Керкәледә булачак йортларга нигез коралар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined бүләкләделәр Мирсәет Кәбиров Илнар Җиһаншин премия