Мирсәет Кәбиров тег белән яңалыклар
-
Чирмешәндә Мирсәет Кәбиров истәлегенә көрәш турниры үтте
Балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында милли көрәш буенча Мирсәет Кәбиров истәлегенә узган районара ярышта Чирмешән командасы беренче урынны яулады. Нурлат спортчылары -икенче, Әлмәт көрәшчеләре өченче урында. Җинаятьче кулыннан һәлак булган якташыбыз, милиция майоры Мирсәет Кәбиров истәлегенә ярышларны ел саен уздыру матур традициягә керде. Узган елны ул беренче тапкыр оештырылды...
-
Чирмешән полиция хезмәткәрләренә-бүләкләр
Чирмешән полиция бүлекчәсендә иң яхшы хезмәткәргә хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган хезмәттәшләре Мирсәет Кәбиров исемендәге премия бирелә. Быел Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан районда узган тантанада беренче тапкыр әлеге бүләкне, җинаятьчелек белән көрәшү эшенә зур өлеш керткәне һәм оператив-хезмәт эшчәнлегендә югары күрсәткечләре өчен, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы...
-
Мирсәет Кәбиров истәлегенә уздырылган ярышларда Лашман командасы беренче урынны яулады (+ФОТО)
"Чирмешән" физкультура - сәламәтләндерү комплексында милли көрәш буенча Мирсәет Кәбиров истәлегенә район ярышларында Лашман урта мәктәбе командасы беренче урынны яулады. 2нче Чирмешән мәктәбе - икенче, Ульяновка спортчылары өченче урында. Җиңүчеләргә Кубоклар һәм Дипломнар тапшырдылар. Ярышларда шулай ук Ивашкино, Бәркәтә, 1нче Чирмешән мәктәпләре, кадет мәктәп - интернаты, Чирмешән лицее һәм Нурлат...
-
Чирмешәндә Мирсәет Кәбиров истәлегенә ярышлар узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә ШӘРИФУЛЛИНА фотолары.
-
Чирмешәндә Мирсәет Кәбиров истәлегенә ярышлар оештырыла
20 ноябрь көнне Чирмешән лицеенда вакытсыз гомере өзелгән Мирсәет Кәбиров истәлегенә милли көрәш буенча район ярышлары үтәчәк. Көрәшкә 1999 елгы һәм кечерәк яшүсмерләр кертелә. Ярышларга районыбыз эшмәкәрләре һәм аерым кешеләр дә иганәчелек итә ала. Бу чараны оештыручы һәм баш хөкемдар - Марат Исхаков. Сорауларыгыз туса аңа 8-927-030-05-65 номерына шалтыратырга мөмкин....
-
Чирмешәндә милиция майоры Мирсәет Кәбировны искә алдылар
Алты ел элек кораллы җинаятьче кулыннан һәлак булган милиция майоры Мирсәет Кәбировка багышлап 2нче Чирмешән урта мәктәбендә"Хәтер көне" үткәрелде. Бу көнне мәктәпкә Мирсәет Сәяф улының хатыны Тәкъзимә Муса кызы, ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре килде. Укучыларга 2009 елның 23 декабрендә булган вакыйгалар турында кораллы җинаятьчене тоткарлауда катнашкан полиция подполковнигы Самат Хәйруллин һәм...
-
Чирмешән каһарманы Мирсәет Кәбировның батырлыгын онытмыйбыз
Моннан дүрт ел элек, 2009нчы елның 23нче декабрендә, куркыныч җинаятьчене тоткарлаганда, граната шартлап, милиция майоры Мирсәет Кәбиров 40 яшендә һәлак булган иде. Узган атналарның берсендә мәрхүмне хезмәттәшләре искә алды. Хәзер Чирмешәндә Мирсәет Мирсаяф улы үзе яшәгән урам аның исемен йөртә. Урам башында якташыбыз истәлегенә стела да бар. Мәктәп укучылары, хезмәттәшләре...