Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән диңгезчеләрен музейга чакырдылар

Март урталарында Су асты көймәсе диңгезчеләре көне билгеләп үтелә. Әлеге гаскәрләргә сәламәтлеге бик яхшы булганнарны гына алалар. Чөнки су асты диңгезчесе айлар буе ябык пространствода саф һавасыз, тирән су астындагы корабта яши алырга тиеш. Төрле елларда хәрби - диңгез флотында хезмәт итеп, әлеге зур сынауларны узган берничә якташыбыз Туган як...

Март урталарында Су асты көймәсе диңгезчеләре көне билгеләп үтелә. Әлеге гаскәрләргә сәламәтлеге бик яхшы булганнарны гына алалар. Чөнки су асты диңгезчесе айлар буе ябык пространствода саф һавасыз, тирән су астындагы корабта яши алырга тиеш. Төрле елларда хәрби - диңгез флотында хезмәт итеп, әлеге зур сынауларны узган берничә якташыбыз Туган як тарихы музеенда янә диңгез төпләренә "чумды".

Югары Чегодай авылында туып үскән Габделәхәт Ганиев хәрби хезмәтне 1970-73 нче елларда үткән. Авыл егете машинист - диңгезче һөнәрен алганнан соң Төньяк флотка эләгә.
-Су асты диңгезчесенә бик нык сайлап алалар. Табиблар яраклы дигәннән соң да әле барокамера аша узарга кирәк. Анда колаклардан кан китәргә мөмкин, басым күзләрне кыса, камера сине чын-чынлап "изә", чыдасаң-син яраклы,- дип искә ала Габделәхәт абый.- Берсендә алты айлап боз астында йөзеп кайттык. Өскә аена бер генә тапкыр чыга идек, анысы да көчле шторм вакытларында гына.
-Атом корабында беренче "погружениеда" - 25 метр тирәнлеккә төшкәч, яшь диңгезчегә 100 грамм тозлы диңгез суы эчергәннәр - йоласы шундый, ди.
Габделәхәтнең өйгә сагынып язган хатлары айлар буе көймәдә сакланган. Озакка сузылган йөзү сәфәре - "автономкалардан" кайткач кына хәбәрләр якыннарына киткән.
Туган як тарихы музеенда оештырылган су асты диңгезчеләре очрашуында моряклар укучыларга әллә никадәр кызыклы мәгълүматлар, истәлекләр сөйләде. Ивашкино авылыннан фермер Сергей Кудряшов та су асты көймәсе диңгезчесе икән.
-Безнең көймә дизельдә эшли иде. Су өстендә дизель белән, ә аста аккумуляторлар ярдәмендә йөзә. Шунлыктан, өч-дүрт тәүлек саен өскә чыгып аларны корырга туры килә. Менә шул вакытта көймәгә бераз бик тәмле саф һава кереп ала,-ди ул.- Дизель белән эшләүче көймәләрдә хезмәт итү авыррак - комфорт юк. Атом корабларында кондиционерларга хәтле бар диләр иде.
Электрчы булып хезмәт иткән Сергей үз көймәсенең электр системасын бик яхшы өйрәнә. Походның берсендә ул хезмәт иткән кораб Африка ярларына хәтле үк барып җитә. Алар җитди корал йөрткән атом корабларын, зур крейсерларны саклап йөри.
Район коммуналь челтәрләре җитәкчесе урынбасары, безгә Казаннан килгән Илдар Айтуганов отставкадагы өченче ранг капитаны икән. Офицер музейга байтак кына кызыклы экспонатлар алып килгән.
Чирмешәннән Иван Плотников исә хәрби флотта 1972-75 елларда хезмәт итә.
-Әйтсәләр, үзебезнең 120 метр озынлыктагы көймәне күземне йомган килеш бүген дә (40 елдан соң - М.Г.) бер башыннан икенче башына шәт бер бәрелмичә уза аламдыр. Чөнки корабка шул хәтле күнегелә,- ди Иван Валентинович. Беренче килгәч шул зур көймәне син берәр ай эчендә энәсеннән җебенә кадәр өйрәнергә тиеш. Бу да бик авыр бурыч.
Әлеге якташыбыз Тын Океанда йөзгән. Корабльдә әллә-никадәр милләт кешесе бер, дус команда булып яшәгәннәр. Берсендә аларның су асты көймәсе хәрби бурыч үтәргә апрельдә чыгып китеп, августта гына кире әйләнеп кайта. Беренче тапкыр су астына төшкәч, аңа да плафонга салып диңгез суы эчерәләр.
Гади матросмы, офицермы - һәрберсе шул йоланы уза икән.
-Су асты диңгезчеләре һәрвакыт тату, алар бер-берсен авырлыкта ташламый. Флот кешене яхшы якка үзгәртә,- ди Иван Плотников.
Районыбызның Иске Котыш авылыннан диңгезче капитан-лейтенант Василий Тренькин 1962 нче елда һәлак була. Аны һәм Мордва Афонькәсе авылыннан тагын бер су асты диңгезчесе, иптәшен коткарганда гомере өзелгән Дмитрий Никоновны очрашуда бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Хәрби комиссариатта диңгез флотында хезмәт иткән 155 райондашыбыз исәптә. Шуларның бишесе - су асты көймәсе диңгезчеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музей экспонаты