Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

90 яшьлек Ивашкино әбисе Библияне күзлексез укый

Ивашкино авылының иң өлкән кешесе Зинаида Баландаевага 90 яшь тулды. Зирәк фикер йөртүен, җитез хәрәкәтләрен күргәч аңа һич тә бу яшьне биреп булмый. Зинаида Александровна Троица бәйрәме көнне дөньяга килгән, тик аны документ буенча июль аенда гына теркәгәннәр. Әбинең юбилеен кызы, ике улы киленнәре, 7 оныгы, 18 оныкчыгы бергә җыелып...

Ивашкино авылының иң өлкән кешесе Зинаида Баландаевага 90 яшь тулды. Зирәк фикер йөртүен, җитез хәрәкәтләрен күргәч аңа һич тә бу яшьне биреп булмый.

Зинаида Александровна Троица бәйрәме көнне дөньяга килгән, тик аны документ буенча июль аенда гына теркәгәннәр. Әбинең юбилеен кызы, ике улы киленнәре, 7 оныгы, 18 оныкчыгы бергә җыелып бәйрәм иткәннәр.
-Мин 6 класс кына укыдым, кыш көне мәктәпкә киеп барырга кием юк иде, - дип бала чагын искә төшерә юбиляр. - Ә сугыш башлангач чын-чынлап эшкә керештек, өлкәннәр белән урман да кистек, ат та җиктек, урак та урдык.
Сугыштан соң Зинаида авылдашы Иван белән гаилә корып өч бала үстерәләр, тик парлап балалар-оныклар куанычы гына күрергә насыйп булмый - ирен җир куенына салганга да 45 елдан артык вакыт узган. Балаларын ялгызы аякка бастыра Зинаида Александровна. Гомере буе колхоз эшендә була.
Бүген юбиляр кызы Валентина тәрбиясендә яши. Гаиләдә дүрт буын вәкиле (әби, кыз, онык, оныкчык) аңлашып гомер итәләр.
-Әнинең чирләп больницага барганы юк, әле бүген дә күзләре бик яхшы күрә, һәр иртә сәгатьләр буе Библия укып утыра, - ди кызы Валентина Ивановна. - Ул бер дә тик торырга яратмый, бик матур итеп, бизәкләп оекбашлар бәйләп бүләк итәргә ярата.
Зинаида Александровна онык, оныкчыкларын да үстерергә булышкан, Яр Чаллы шәһәренә дә бала карарга еш алып киткәннәр.
Юбилее белән котлап, Зинаида Баландаевага район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова Россия Президенты Владимир Путинның котлавын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның бүләкләрен, изге теләкләрен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ивашкино авылы. юбиляры 90 яшьлек юбилей Библия Баландаева