Реклама
Инде берничә көн дәвамында район үзәгендә рупорлар аша тирә-якка җыр яңгырый. -Чирмешәннең үзәгендә дүрт рупор (тавыш көчәйтүче җиһаз) урнаштырылды,- ди мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов. - Мемориаль үзәктә куелган музыкаль үзәк аша дискларга языдырылган җырларны тыңлатабыз. Әлегә патриотик җырлар рус телендә генә тапшырыла, соңрак репертуар үзгәрергә дә мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз