Җырлап яшибез
Инде берничә көн дәвамында район үзәгендә рупорлар аша тирә-якка җыр яңгырый.
-Чирмешәннең үзәгендә дүрт рупор (тавыш көчәйтүче җиһаз) урнаштырылды,- ди мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов. - Мемориаль үзәктә куелган музыкаль үзәк аша дискларга языдырылган җырларны тыңлатабыз.
Әлегә патриотик җырлар рус телендә генә тапшырыла, соңрак репертуар үзгәрергә дә мөмкин.