Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Вакытында теркәмәгән өчен Чирмешән кешесенең ау мылтыгын алганнар

01 Февральнең соңгы атнасында районда янгыннар булмаган. 27 февральдә янгын-коткару хезмәте эшчеләре (Лашман) авария урынына барганнар. 02 22нән 29 февральгә кадәр вакыт эчендә "Чирмешән" полиция бүлекчәсенә 33 гариза һәм хәбәр кергән. Үткән атнада Кузай-Нурлат юлында ике, Чирмешән-Шентала юлында бер транспорт вакыйгасы булган. Кешеләргә зыян килмәгән. Туймәт авылында билгесез кешеләр шәхси...

01 Февральнең соңгы атнасында районда янгыннар булмаган. 27 февральдә янгын-коткару хезмәте эшчеләре (Лашман) авария урынына барганнар.

02 22нән 29 февральгә кадәр вакыт эчендә "Чирмешән" полиция бүлекчәсенә 33 гариза һәм хәбәр кергән. Үткән атнада Кузай-Нурлат юлында ике, Чирмешән-Шентала юлында бер транспорт вакыйгасы булган. Кешеләргә зыян килмәгән.
Туймәт авылында билгесез кешеләр шәхси эшмәкәр кибетеннән алкоголь продукциясе һәм акча урлаганнар. Матди зыян 15 мең сум.
Вакытында теркәмәгән өчен, Чирмешәндә яшәүче ир-аттан ау мылтыгын алганнар.
ЮХИДИ хезмәткәрләре, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 132, участок инспекторлары 30 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Ашыгыч медицина ярдәменә үткән атнада тәүлеккә уртача 18-20 чакырту кергән. Фельдшер Диана Софронова әйтүенчә, аларның күпчелеге хроник авырулар янына булган. Шимбә-якшәмбе көннәрендә 5 кеше ОРВИ белән чирләгән, 2 кеше көнкүрештә җәрәхәт алган.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 32 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ау мылтыгы